erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Хәмдүнә апаның никахы озын гомерле булмады..."

Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу концерты узды. Хәмдүнә апаның елына багышланган концертта мәрхүмәнең иҗатташ дуслары чыгыш ясады ("Шәһри Казан",Эльвира Шакирова).

 

Концертны Алмаз Мирзаянов алып барды. “Хәмдүнә апа миңа “концертларымны алып барырсың әле” дигән иде. Кызганыч, насыйп булмады. Ләкин аны искә алу концертын алып баруым белән бәхетле мин”, - диде Алмаз.

Концерт барышында ул Хәмдүнә апаның тормышында булган һәм без белмәгән кайбер вакыйгаларны искә алды. Әйтик, тамашачыларның күбесе Хәмдүнә Тимергалиеваның кияүгә чыгуы турында белмәгән. “Хәмдүнә апа кияүгә чыкты, әмма никахлары озын гомерле булмады. Ул гомер буе парлы ялгыз булып җәберләнеп яшәргә теләмәгән. Хәмдүнә ападан “ир-ат ул джентельмен булсын, җебегән булмасын” дигән сүзләрне күп тапкыр ишеткәнем бар”,  - дип сөйләде Алмаз Мирзаянов.

Концертта Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Зөһрә Шәрифуллина, Чулпан Йосыпова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Алсу Абульханова, Винарис Илъегет, Зөлфирә Шәйдуллина, Резидә Шәрәфиева, Илназ Минвәлиев, Резидә Төхвәтуллина, Вадим Захаров һәм концертны оештыручы Илһам Шәриф җырлады. Концертта Хәмдүнә апа белән Илһам башкаруындагы легендар “Кара каш, бөдрә чәч” җыры да яңгырады. Илһамга кушылып экранда Хәмдүнә апа җырлады. Гүя ул да биредә, сәхнә артында гына кебек тоелды... 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барлык артистлар да мәрхүмәне җылы, ихлас сүзләр белән искә алды. Хәмдүнә апаның юклыгына якыннары гына түгел, хәтта тамашачылары да ышанмый... Урыны оҗмахта булсын... Ул мәңге безнең күңелләрдә...

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/khmdn-apany-nikakhy-ozyn-gomerle-bulmady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X