erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Киленнәр дә усал була!

Газетагызда каенана, килен темасына язмалар гел чыга. Дөнья күрмәгән яшь кызлар каенаналарыннан зарланып яза. Түзмәдем, каенаналарны яклап язарга булдым әле.

 

Без ирем белән бик акыллы, тәрбияле, эчми-тартмый торган ике ул үстердек. Яшь аермасы ике генә яшь булгач, гел бергә булдылар – укуда да, урамда уйнаганда да, үсә төшкәч тә. Дуслары аларны бик хөрмәт итте. Кызлар да яратты үзләрен. Улларымны сорап кызлар өйгә хәтле килә иде. Мин беркайчан кысылмадым, үзләре сөйгән ярга өйләнсен дидем. Шулай булды да.

Туйларын бер ел аерма белән шәһәрдә зурлап үткәрдек. Дөрес, улларым үзләре эшләп тапкан акчага мәҗлес уздырдылар. Икесе дә белемле, яхшы эштә эшли, акчасыз түгелләр. Киленнәремне бик яратып кабул иттем, берсен дә аермадым, “кызым” дип кенә тордым. 

Ләкин бер киленем әшәке булып чыкты. Юрганны гел үз ягына тарта. Элек атна саен безгә киләләр иде, хәзер килмиләр. Улымны бик сагынам. “Бу атнада киләсезме, улым?” – дип шалтыратсам, “эштә булам, әни” ди. Киленнең миңа шалтыратып хәл белгәне юк. Шалтырату түгел, смс та язмый.

Күптән түгел улым хатынына сиздермичә генә төшке ашка безгә килде. Озак кына сөйләшеп утырдык. Улымның күзләре бик моңсу иде. “Аның монда киләсе килми, ул гел әниләрендә ята. Синекеләр туйдырды инде, дип әйтә", - дигәч йөрәгем төшеп китте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ничек алай әйтә ала ул? Нишләгән мин аңа? Киресенчә, килгән саен продукциясен төяп җибәрәм. Ирем белән балаларга бирергә дип кибеттән күпләп товар алып кайтып куябыз. Безгә килгәч тә, бер эш эшләткәнем юк, ял итсеннәр дип кенә торам. Төрле-төрле камыр ризыклары пешерәм. Тормышларына кысылганым юк. Кай җирем ярамады икән? Артык яхшы булдыммы? 

Шөкер, икенче киленем әйбәт. Ул яхшы булгач, улым өчен дә күңелем тыныч. Ә менә олы улым өчен бик борчылам. Инде матур гына яши күрсеннәр. Нәрсә җитми бу яшьләргә? Югыйсә, ирен яраткач, аның әнисен дә хөрмәт итәргә тиеш бит ул. Бөтен каенаналар да усал түгел. Киленнәр дә усал була икән!..

Дания, 
Казан.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/kilennr-d-usal-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X