erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Машинада, киемнәр арасында инәләр табыла торды. Каенанам бозган дип, уйламадым да..."

Чулпан әле 25 яшен генә тутырган чибәр, яшь кыз. Янәшәсендә үзе кебек сөйкемле баласы уйнап йөри. Көнләшеп карап китүчеләр дә юк түгелдер аңа. Киеме чиста, пөхтә, матур, туган якларына машинага утырып кайтып йөри. (Шәһри Казан)

Ул 22 яшендә кияүгә чыга. Гөрләп туй үткәрәләр. Күрше авыл егете Илдар белән алар бер елга якын очрашып йөриләр. «Икесе дә тыныч, тырыш, сабыр, бигрәк пар килгәннәр инде», – дип сөйли ике авыл халкы. Казанга китүгә үз көннәрен үзләре күрәләр. Укыйлар да, эшлиләр дә. Үз тамакларын туйдыру гына түгел, әти-әниләренә булышырга да мөмкинлекләре була. Ата-анага күп кирәкме сон, ялларда кайтып киткәндә кечкенә булса да күчтәнәч алып кайтсалар күңел сөенеп куя. Әйе, бәхет өчен тагын ни кирәк?!

Әллә кеше күзе тигән, әллә язмышлары шул булган, гаилә шатлыгы озакка бармый. Чулпанның күзләренә игътибар белән карасаң, сагыш-борчу барын күреп була. Нәни кызына елмаерга тырышса да, күзләре моңсу аның. «Хәлең ничек?» –  дип сорагач та, Чулпан: «Әкренләп кенә», – дип җавап бирә. Ул бер көнне җан әрнүләре белән бүлешергә уйлады: «Әкрен генә инде, менә ялга авылга кайттым, кызымны бик сагындым, – дип башыннан сыйпап куйды ул сабыен. Әнигә дә бала белән авыр, бераз ял итсен, кечкенә балалар тик тормый бит, гел артларыннан чабасы».

Чулпан инде берничә ай баласын әнисе янында калдырып, шәһәргә эшкә йөри. Балалар бакчасына чират җитмәгән, шәхси садикларга йөртү артык кыйммәт, әле бит фатир өчен дә түләп торасы бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Илдарның елга якын рәтләп эшләгәне юк, – дип дәвам итте ул. –  Дөресен генә әйткәндә, бик сирәк күрешәбез, ә яшәргә кирәк,  менә әни булыша әле ярый, миңа да эше булып куйды. Эш хакы белән пенсияне тартып-сузып җиткерәбез…»

Ир вазыйфасын үз җилкәләренә алган Чулпан, битләрен сыпырып куйды. Арган, талчыккан икән шул. Борчусыз, шаян, шук, алсу битле кыз түгел инде ул.

http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/mashinada-kiemnr-arasynda-inlr-tabyla-tordy-kaenanam-bozgan-dip-uylamadym-da

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X