Алар да бит безнекеләр
Хуҗалык кенәгәләрен (1938-1946), авыл тарихын барлый башлагач хуҗалык кенәгәләрендә “РККА” дип тамга салынган исемнәрне язып, барлап алдым һәм авылдагы һәйкәлдәге, сугышта һәлак булган һәм исән кайтучылар исемлеге белән чагыштырдым. Бик күп сораулар туды.
Шуннан авыл Советы һәм район редакциясе белән хәбәрләшеп (спонсорлар ярдәме белән), “Хәтер” китабы редакциясенә мөрәҗәгать иттек. Редакция бик тиз үзләрендә булган мәгълүматны җиткерде. Яңа Кенәр авылында туып, армия сафларына (сугышка) алынып, вафат булучылар, исән-сау әйләнеп кайтучылар һәм билгеле булмаганнарның исемлеген бирде.
Шул исемлек нигезендә үзебездә булган материалларны чагыштырып, якынча исемлек төзелде һәм “Арча хәбәрләре”ндә 2022 елның 6 маендагы 17нче санда дүрт исемлеккә тупланып басылып чыкты.
Бу эшне башлаганда бер генә исем булса да ачыкланса, бик әйбәт булыр иде дип башлаган идем. Газета чыгуга Яңа Кенәрдән И. Исмәгыйлев һәм Мәмсәдән М. Гарифҗанов хәбәргә чыктылар һәм без өч кешене барлап та куйдык. Алай гына да түгел, аларның туганнары белән очрашу да оештырылды. Рәхмәт аларга.
Әкренләп исемлек буенча барлау дәвам итте. Шулай итеп, Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Яңа Кенәрдәге һәйкәлгә тагын 15 кешенең исеме өстәлде.
Киләчәктә һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнарның һәрберсенең исемнәре ачыкланып, сугыш кырыннан исән-сау кайтып, тыныч тормыш төзеп, вафат булганнарның да исемлеген мәңгеләштерергә иде.
Киләчәк буын алдында бу безнең буынның бурычы. Алар онытылырга тиеш түгел!
Бу эштә булышучы Яңа Кенәр авыл Советына, ветераннар советына, “Арча хәбәрләре” һәм “Хәтер” редакцияләренә, матди ярдәм күрсәтүчеләргә, очрашуларны оештыручыларга, авылдашларга, газета укучыларга зур рәхмәтемне җиткерәм.
Венера Шәфигулина, Арча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев