1 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Улының кимсенеп яшәвендә Рәсилә үзен гаепләде
Зөлфиянең никах туе бүген. Күрше авылга кияүгә чыга икән. Их! Ул бәхетле кияү урынында Рәсиләнең улы Вахит булырга тиеш иде бит тә соң, Вахит булырга тиеш иде! Ничек ялкынланып, бәхеттән очып йөрер иде бәгырь җимеше. Сизә ана, нишләп сизмәсен газиз улының сызлануларын, өзгәләнү-бәргәләнүләрен! Ничек кенә сизә әле?! Үз-үзен кая куярга бермичә, атына атланып тагын урманга киткәндер, җаный.
-
Бүген төнлә аномаль суыклар башлана
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанга салкыннар килүе турында кисәтә.
-
Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин отставкага китүе турында рапорт бирде
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре җитәкчеләренең Яңа ел алды җыелышында ведомство җитәкчесе Артем Хохорин отставкага китүе турында рапорт бирүен игълан итте.
-
Без йоклаганда Арча юлчылары эшли
Алар Яңа елны эш урынында каршылый.
-
Арча мөселманнары флешмобка кушылды
Якташларыбыз да Татарстан мөселманнары игълан иткән #1гыйнварнымәчеттә#1январяв мечети флешмобына кушылды.
-
Технопарк кайчандыр хыялда гына иде
Районда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше ни дәрәҗәдә? Шәхси ярдәмче, фермер хуҗалыклары ничек эшләп килә? Үзмәшгульлекне сайлаучылар саны артамы?