erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Технопарк кайчандыр хыялда гына иде

Районда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше ни дәрәҗәдә? Шәхси ярдәмче, фермер хуҗалыклары ничек эшләп килә? Үзмәшгульлекне сайлаучылар саны артамы?

Иҗтимагый советның чираттагы утырышында сүз нигездә шул хакта барды. Бик кызыклы, бай эчтәлекле килеп чыкты ул. Сораулар да, тәкъдимнәр дә күп булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов районның икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. 

– Зур өлеш авыл хуҗалыгына туры килә, – диде ул. – Кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә шартлар тудыру, дәүләт ярдәмен алучы эшмәкәрләр санын арттыру – безнең бурычыбыз. Бүгенге көндә меңнән артык  кеше кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Фермер хуҗалыклары да бар. Үзмәшгульләр саны да арту ягында. 
Ул шулай ук уңышлы эшләп килүче, эш урыннары белән тәэмин итүче, хезмәт хакы югары булган эшмәкәрлек оешмаларын билгеләп үтте. 

– Хәзерге вакытта Арчада ике сәнәгать паркы бар. Төрле бәйгеләр, күргәзмәләр, ярминкәләр оештырыла, мәгълумати ярдәм күрсәтелә, – диде Инсаф Габделгазизов. – Бер проблема – районда кадрлар җитми. Бүгенге көндә 180 вакансия бар. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт хакын аз түләгән урыннар да юк түгел. Алар белән эш алып барыла. 

– Кече һәм урта бизнес электән игътибар үзәгендә булды. Иҗтимагый совет та бу мәсьәләне карап килде. Сәнәгать паркы кайчандыр хыялда гына иде. Эш белән тәэмин итү өчен бик яхшы ул. Аннан салым да керә. Техника куркынычсызлыгы, сәламәтлекне саклау, хезмәткәрләрнең көнкүреше, гаиләсе, хезмәт шартларына да игътибар итсеннәр иде, – диде озак еллар Иҗтимагый советны җитәкләгән Ринат Һидиятов. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фәргать Сираҗетдиновны авылларда иске кибет бинала-рының тик торуы, ферма биналарының чүп астында утыруы, шушы хуҗасыз милекнең беркемгә дә бирелмәве борчый. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләргә үз эшләрен ачу, тоту буенча нинди ярдәм бирелүе белән кызыксынды. “Рамил Шәрәфетдинов үз фатирында “Өч татар” дигән сувенирлар ясау ноктасы ачты. Аларга ничек ярдәм күрсәтеп була?” – дип сорады ул. Инсаф Габделгазизов бу мәсьәләне шәхси тәртиптә карарга вәгъдә бирде.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар  буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин чыгыш ясады.

– Авыл хуҗалыгы җитештергән продукциянең шактый өлеше шәхси хуҗалыкларга туры килә. Районда эре предприятиеләр, фермер хуҗалыклары, кооперативлар бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да күп. Дәүләт ярдәмендә кечкенә фермалар төзелде, – диде ул һәм аеруча уңышлы эшләп киткәннәре белән таныштырды. – Кооперативларда 700гә якын әгъза бар. Алар күбрәк сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Кооперативларга әгъза кабул итү буенча халык белән эш алып барабыз. 

Ярминкәләр, күргәзмәләр үткәрелүе турында ул да искәртеп үтте, сатуда килеп туган кыенлыкларга да тукталды. 
– Иҗтимагый совет әгъзалары белән оешмаларда да, Апаз, Наласа, Яңа Кенәрдә фермер хуҗалыкларында да, сәнәгать паркында да булдык. Җитәкчеләре, анда эшләүчеләр белән аралаштык. Сәнәгать, эшмәкәрлек даими үсеш юлында. Шәхси хуҗалыкларга баруны да оештырырга кирәк, – дип нәтиҗә ясады Надия Мифтахетдинова.
Соңыннан Иҗтимагый совет әгъзаларының этикасы кодексы кабул ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев