erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин отставкага китүе турында рапорт бирде

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре җитәкчеләренең Яңа ел алды җыелышында ведомство җитәкчесе Артем Хохорин отставкага китүе турында рапорт бирүен игълан итте.

 

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин отставкага китүе турында рапорт бирде

Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

 

«Татар-информ» Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә рәсми комментарий сорап мөрәҗәгать итте. Ведомство мәгълүматы буенча, 2024 елның 1 гыйнварыннан Артем Хохорин отпускка китә. Министр вазифасын вакытлыча башкаручы итеп аның беренче урынбасары Алексей Соколов билгеләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Агентлыкка билгеле булганча, Хохоринның ялы тәмамланыр алдыннан аның министр вазифасыннан китүе турында рәсми мәгълүмат чыгачак.

Артем Хохорин 1970 елның 30 июлендә Казанда туа. Ул 1987 елда Казан шәһәренең 131нче физика-математика мәктәбен, 1999 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Юридик институтын тәмамлый. Эчке эшләр органнарында 1993 елдан бирле хезмәт итә. Хохорин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгын 2012 елның язында җитәкләде.

.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-ecke-eslar-ministry-artem-xoxorin-otstavkaga-kitue-turynda-raport-birde-5881228

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре