erid:2VtzquqpS7d
Без йоклаганда Арча юлчылары эшли
Арча яңалыклары

Без йоклаганда Арча юлчылары эшли

Алар Яңа елны эш урынында каршылый.

Яңа елны дуслар- туганнар белән мул табыннар артында күңелле итеп каршылаганнан соң күпләребез җылы өйләребездә йокыга талды. Ә алар исә һаман да юлда. Кичә шактый күп итеп яуган карны чистарта.

- Район трассаларында хәзерге минутларда 15 махсус техника эшли,-дип хәбәр итте безгә "Татавтодор "ның Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назир Фәттахов.  - Барлык райондашларны Яңа ел белән тәбрик итәм һәм имин юллар тели!"


Нет комментариев