3 февраль 2020 яңалыклары
-
Шушмабаш хөрмәтле улын соңгы юлга озатты
Бүген, 3 февральдә аны соңгы юлга озаттылар. 2 февральдә республикабызда танылган шәхес, Арча районының данын күтәрүгә гаять зур өлеш керткән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Йосыф улы Кәримовның йөрәге тибүдән туктады. Аңа быел 59 яшь кенә туласы иде.
-
Утырма ” Бер яшьлектә, бер картлыкта”
Ак-Чишмә китапханәсе китапханә каршында эшләүче “Ак - Чишмәнең ак калфаклары” түгәрәгенә йөрүче үзенең китап укучыларын борынгыча матур итеп күңел ачарга дип утырмага җыйды.
-
Урта Бирәзә егете Айдар Фәйзрахмановка 65 яшь тулды
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, 2019 елдан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Казан Федераль университеты профессоры Айдар Фәйзрахманов бу көннәрдә 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
-
Ләйлә Дәүләтова: «Кеше тормышына тыкшынырга ярамый»
Популяр алып баручы һәм шагыйрә Ләйлә Дәүләтованы еш кына теләсә нинди сораулар белән аптыраталар. Бу хакта шагыйрә Инстаграмда уртаклаша. Ләйлә Дәүләтованың мөрәҗәгате кеше тормышына кысылып, үз фикерләрен көчләп тагучы кешеләргә багышлана.
-
«Россия лидерлары» бәйгесе финалына Татарстаннан 7 кеше үтте
Түбән Новгородта «Россия лидерлары» президент бәйгесе финалына чыгучыларның исемнәрен атадылар. Татарстаннан 7 кеше ярымфиналда көчлеләрдән саналып, финалга үттеләр.
-
Арчада тренер Җәүдәт Хәсәновны искә алу кичәсе була
10 февральдә 11.00 сәгатьтә Арча сәнгать мәктәбендә якташыбыз, Россия чемпионнарын әзерләгән данлыклы тренер Җәүдәт Абдулла улы Хәсәновны искә алу кичәсе була.
-
Радик Юлъякшин нигә өйләнми?
Татар-башкорт эстрадасының популяр буйдагы Радик Юлъякшинның шәхси тормышы күпләрне кызыксындыра.