erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шушмабаш хөрмәтле улын соңгы юлга озатты

Бүген, 3 февральдә аны соңгы юлга озаттылар. 2 февральдә республикабызда танылган шәхес, Арча районының данын күтәрүгә гаять зур өлеш керткән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Йосыф улы Кәримовның йөрәге тибүдән туктады. Аңа быел 59 яшь кенә туласы иде.

Шушмабаш урамнарының моның кадәр кешене күргәне булмагандыр. Бирегә Казаннан, Арча, Балтач, Теләче, Саба районнарыннан да килгәннәр иде. Җеназаны республиканың баш казые Җәлил хәзрәт укыды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: “Без сине гел сагынып яшәрбез”, – диде. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Габделхәй Кәримовның район өчен күп эшләр  башкаруын әйтте, авыр туфрагы җиңел, урыны җәнәттә булсын, дип теләде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны ожмахта булсын

    2
    X