erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урта Бирәзә егете Айдар Фәйзрахмановка 65 яшь тулды

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, 2019 елдан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Казан Федераль университеты профессоры Айдар Фәйзрахманов бу көннәрдә 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

 “Айдар Фәйзрахманов- Татарстанның алтын баганасы ул. Ни өчен? Ул беренчедән, опера җырчысы. Операда җырлар өчен ай-һай тавыш кирәк, тавыш кынамы соң, анда рольләрне башкарганда образлар тудырырга кирәк. Караганым, күргәнем бар һәм үз-үземә сорау куям: каян килә соң бу талант? Җавап ачык-тумыштан. Айдар Фәйзрахмановны кая гына куйсаң да, үз эшен җиренә җиткереп башкара, адәм баласы сокланырлык итеп үти”,-дип язган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров.

  Айдар Фәйзрахманов 1955 елның 30 гыйнварында районыбызның Урта Бирәзә авылында әнисе Бибинур, әтисе Фәтхрахман, алар икесе дә укытучылар, гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе гармунда уйный, җырлый, әнисе дә оста җырчы, шигырьләр сөйли, үзе дә язгалый. Гомумән, алар тудырып тәрбияләгән балалар бар да гармун, баянда уйнап җырлыйлар.

   Айдар башлангыч белем алганнан соң, Арча эшчеләр бистәсе белән Урта Бирәзә авылы арасында җәяүлеләр йөри торган тар сукмаклардан йөреп, Арчаның беренче номерлы урта мәктәбендә урта белем ала. Яшьтән үк җырга, моңга гашыйк була. Шул сукмаклардан йөргәндә Айдар кычкырып җырлап та җибәрә, шигырьләр дә сөйләп ала. Ул сукмаклар аңа шул кадәр якын була, ул аларны олы юлга чыгу мөмкинлеге дип уйлый һәм горурлана.   Айдар мәктәптә укыган елларында ук  фестивальләрдә, төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәрен яулый, радио-телевидение тапшыруларында катнаша. Озак еллар “Арча егетләре” халык җыр ансамблен җитәкләгән  абыйсы Марсель Фәйзрахмановның тырышып әзерләве һәм үзенең булганлыгы нәтиҗәсендә Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетына укырга керә һәм уңышлы тәмамлый. Ул районыбызның күренекле баянчысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флорид Гасимов белән бергә музыкаль белем ала, әле дә алар ярдәмләшеп яшиләр.

Айдар Фәйзрахманов Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый. 27 ел дәвамында берсеннән-берсе катлаулы образларны иҗат итеп Муса Җәлил исемендәге Казан Дәүләт академия опера-балет театрында җырлый, озак еллар Татарстан телевидениесендә “Җырлыйк әле” тапшыруларын алып бара, студентларга музыкаль белем бирә, сәхнәдә үзенең чыгышларын ясый, һәм Илһам Шакиров тәкъдиме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенә эшкә килә һәм инде егерме ел шунда намуслы хезмәт итә.

 “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов         

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

       #НашЗемляк100ТАССР       

Районыбызның күренекле шәхесләре өчен түбәндәге сылтама буенча кереп үз тавышыгызны бирә аласыз:

100.tatarstan.ru,

http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X