Радик Юлъякшин нигә өйләнми?
Татар-башкорт эстрадасының популяр буйдагы Радик Юлъякшинның шәхси тормышы күпләрне кызыксындыра.
Яшь кызлар арасында зур популярлык казанган чибәр җырчы егетләрнең өйләнмәве дә шушы популярлык белән бәйледер.
Шулай да соңгы арада Интернет челтәрендә Радикның йөргән кызы барлыкка килүе хакында хәбәрләр таралды. Җырчы егет моны үзе дә яшерми бугай, социаль челтәрләрдә парның фотолары еш очрый. Радик Юлъякшинның яше 31гә таба бара, әмма өйләнү хакында әлегә сүз чыгарганы юк.
Бер интервьюсында ул өйләнмәвенең сәбәбен хезмәт юлына бәйле булуын әйтте. Elvin Grey проекты контракт буенча эш итә, һәм шушы контракт нигезендә җырчы егет әле 33 яшькә кадәр өйләнмәячәк. Радикның үз сүзләренә караганда, аңа кызлар белән йөрү тыелмый, әмма әлегә өйләнергә дә ярамый икән, дип яза "Сәхнә".
Имәндә икән бит чикләвек!
Фото: "Сәхнә".
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Radik-Yulyakshin-nig--yl-nmi-104070/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев