13 апрель 2023 яңалыклары
-
Казанның дары заводында шартлау булган
Фаҗигадә предприятие хезмәткәренең кул чугы өзелгән. Казанның дары заводында шартлау булган. SHOT телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, снарядны сынау вакытында предприятие хезмәткәренең кул чугы өзелгән.
-
3 миллион караучы: «СалаваTik» төркеме яңа җыр чыгарды
Яңа видео «Бандюг кызы Зиләйлүк» татар халык җырына төшерелгән.
-
Табиблар миңа: «Нык булыгыз, сезгә әле балаларыгызны аякка бастырырга кирәк», – диде
Өч баланы ятим иткән әлеге фаҗига күпләрне тирән кайгыга салды. Ялгыз калган ир Рафаэль Мөхәммәтов белән әңгәмә күңелне тетрәндерә. Әлеге фаҗига 14 мартта килеп чыга.
-
Быел бәрәңгене 11 майда утыртасы!
Ә кемдер инде утырткан. Яз иртә килде дип сөенешәбез дә, суыклары май аена калмасмы? Бакча, җир эшенә керешә башлаган авыл халкын бүген шул сорау борчый.
-
Звездныйдагы Арча егете турында: «Космонавтлар белән дус булуын беркемгә сөйләп йөрмәде» (»Интертат »,Энҗе Габдуллина)
12 апрель – Космонавтика көне. 1961 елның 12 апреле кешенең беренче тапкыр космоска очуы һәм Юрий Гагарин исеме белән бәйле көн. Татарлар арасында космонавтлар булмаса да, алар белән бергә эшләгән, Юрий Гагарин һәм Валентина Терешкова белән күрешкән кешеләр булган. Яңа Кенәр авылыннан Марс Хәкимов – шундыйларның берсе.
-
Арчада яңа җитәкче
Уңышлар телибез.
-
Марат Җәббаров сөт бәясе төшүгә ачыклык кертте
Бүген авыл халкын борчыган иң зур поблема – сөт бәяләренең төшүе. Җәйге чорда сөткә бәя болай да төшә анысы. Әмма кыш уртасында кимүе халыкны тәмам аптырашта калдырды. Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та тукталды әлеге мәсьәләгә.
-
Рейд барышында 20 кешегә беркетмә төзелгән
Рейдлар дәвам итәчәк
-
Штрафлары бик зур
17 апреленнән 10 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
-
Татарстанда билгеле көннәрдә шашлык кыздырган өчен штраф түләтәчәкләр
Татарстанда 16 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.