15 февраль 2020 яңалыклары
-
Арчаның "Җидегән чишмә" халык театры премьерасы
Бүген халык театры артистлары тамашачыларга Аяз Гыйләҗевның "Кияү урлау" әсәре буенча куелган "Урлыйкмы? Урламыйкмы?" комедиясе күрсәттеләр.
-
Арчаның "Ястребы" командасы финалда
Арчаның "Ястребы" командасы "Алтын алка" республика турнирының финалына узды.
-
5нче гимназиядә истәлекле очрашу булды
Арчаның 5нче гимназиясендә очрашулар булып тора.
-
Шурабашта әфганчылар белән очраштылар
Шурабаш мәктәбендә истәлекле көн булды.
-
Тырнак буятуның нинди куркынычы бар?
Хатын-кызлар тырнакны һәрдаим буятып тора. Элек үзләре буяса, хәзер маникюр салоннарына йөриләр. Ә анда тырнак буяуның нинди генә методикасын тәкъдим итмиләр.
-
Арчада Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көнен билгеләп үттеләр
Сугышчы интернационалистлар бүген балалар сәнгать мәктәбендә совет гаскәрләренең Әфган иленнән чыгаруга 31ел тулуны билгеләп үттеләр.
-
Казанда Татарстан тарихында беренче крематорий төзергә җыеналар
Татарстан тарихында беренче тапкыр крематорий төзиячәкләр. Ул 2024 елда Казанда эшли башлаячак. Крематорий яңа булса да, бу хакта сүзләр берничә ел бара инде. Шәһәр халкының бер өлеше аңа каршы чыкса, икенче берәүләр мондый биналарның кирәклеген әйтә. Чынлыкта Татарстанда крематорийга ихтыяҗ зурмы? Ул нинди проблемаларны хәл итәргә булышачак?
-
Татарстанда томан көтелә
16 февральдә көндез һәм кичен томан көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
-
Дәфнә яфрагын ашта тотырга ярамый
Тәмләткечләрне белеп кенә кулланырга кирәк икән.
-
Рөстәм Миңнеханов: Авылда хезмәт хакы бөтен нормаларга туры килергә тиеш
ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында киңәшмә узды.
-
Арча стадионында Фәнил Гәрәфиевны искә алдылар
Бүген Арча стадионында якташыбыз, эшмәкәр Фәнил Гәрәфиевның якты истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышлары үтте. Быел бу ярышлар районда 9нчы тапкыр үткәрелә. Анда 187 чаңгычы катнашты. Арча районы мәктәпләре укучыларыннан тыш, ярышларда педагогика көллияте, “Татавтодор”. Теләче, Балтач районнарыннан да килгәннәр иде. Катнашучылар арасында хөрмәтле ветераннарыбызның да булуы аеруча сөендерә.
-
Кан басымын кайсы җиләк төшерә?
Нарат җиләге согы югары кан басымын көйли, кан тамырларының эшчәнлеген яхшырта, дигән фикергә килгән Хельсинки университеты галимнәре.
-
Көндез исләремнән чыкмый, төнлә төштә күрәмен
Соңгы вакытларда редакциягә участок инспекторлары еш килә башлады. Беркөнне берьюлы икәү килеп керделәр. Өндә генә түгел, төштә дә күрә башладым үзләрен.
-
Быел пенсия реформасы нәтиҗәсендә 40 мең татарстанлы пенсиягә чыкмаячак
2020 елда 20 меңгә якын республика халкы пенсия ала башлаячак.
-
Рәмис - иң шәп чаңгычы!
Укытучыларның чаңгы ярышын ут йотып карадык.