erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча стадионында Фәнил Гәрәфиевны искә алдылар

Бүген Арча стадионында якташыбыз, эшмәкәр Фәнил Гәрәфиевның якты истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышлары үтте. Быел бу ярышлар районда 9нчы тапкыр үткәрелә. Анда 187 чаңгычы катнашты. Арча районы мәктәпләре укучыларыннан тыш, ярышларда педагогика көллияте, “Татавтодор”. Теләче, Балтач районнарыннан да килгәннәр иде. Катнашучылар арасында хөрмәтле ветераннарыбызның да булуы аеруча сөендерә.

Ярышлар сәгать 10да тантаналы төстә башланып китте. Ачылу тантанасында катнашучыларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Фәнил Гәрәфиевның тормыш иптәше Лилия Гәрәфиева, улы Фәнис Гәрәфиев, дусты Рафаэль Муллагалиев сәламләде һәм уңышлар теләде.

“Менә 9нчы тапкыр Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышлап үткәрелә бу ярышлар. Җир җимертеп яшәгән җирдә вакытсыз арабыздан китеп барган Фәнилне районда белмәгән кеше сирәктер.  Буш урында зур компания барлыкка китерүче буларак кына түгел, ә кече күңелле, ярдәмчел кеше буларак ул районыбыз халкының ихтирмын яулап өлгергән иде. Спортны да бик ярата иде. Шуңа күрә җәмәгате Лилия ханым, балалары, дуслары, район хакимияте белән берлектә ел саен аның истәлегенә чаңгы ярышлары уздырыла”, – дип сөйләде “Арча” спорт мәктәбе директоры урынбасары Венера Таджибаева.  

Старт бирелер алдыннан Фәнил Гарафиевны 1 минут тынлык белән искә алдылар.

Беренче булып стартка ветераннар чыкты. Алар 1 километр арага ярышты. Ветераннар дию, бәлки, бик үк дөрес тә түгелдер, 40 яшьтән өлкән катнашучылар барысы да ветераннар белән ярышты. Шуңа да пенсия яшенә җиткән ветераннарны аерым ярыштырсыннар иде, дигән теләкләрен җиткерүчеләр дә булды.

“Бер ярышны да калдырмыйм, аякта вакытта бер ярышны да калдырмаска сүз бирәм”, – диде районыбызның актив спорт ветераны, 51 ел педагогика көллиятендә физик тәрбия укыткан Ягъфәр Шәмиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 5нче гимназиясе укытучысы Гүзәл Абдуллинаны да актив спортчы буларак беләбез. Чаңгы спортын да үз итә. “Яңа ел ялларында көнгә икешәр тапкыр шудым, хәзер дә атнада 4 тапыкырдан да ким төшмим стадионга”, – ди ул.

“Кичә кичке чаңгы юлында да катнаштым. Гел шуарга тырышам”, – ди Нияз Әхмәдуллин да.

Ветераннардан соң старт мәктәп укучыларына бирелде. Кызлар һәм малайлар яшь категориясенә карап, төрле дистанцияләргә ярышты. Укытучылары, тренерлары, әти-әниләренең алар өчен чын күңелдән җан атып торулары аларга җиңү өчен көч биреп торды.

Ярышларның нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәрбез.

Бүгенге ярышлар Фәнил Гәрәфиевның якты истәлегенә дога булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X