erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тырнак буятуның нинди куркынычы бар?

Хатын-кызлар тырнакны һәрдаим буятып тора. Элек үзләре буяса, хәзер маникюр салоннарына йөриләр. Ә анда тырнак буяуның нинди генә методикасын тәкъдим итмиләр.

Тик алар барысы да куркынычсыз дип әйтеп булмый. Беренчесе – инфекция таралу куркынычы. ВИЧ, стафилококк, стрептококк, гепатит кебек вируслар һәм бактерияләр кан һәм яра аша күчә. Йөз процент очракта да түгел, әлбәттә, әмма борчылырлык сәбәп бар.

Маникюр ясаганда инструментлар яхшылап дезинфекцияләнмәгән булса, бу куркыныч барлыкка килә. Гөмбәчек инфекциясе турында да онытмаска кирәк. Мастердан бер тапкыр кулланыла торган инструментларны үзегезнең алда ачуны сорарга курыкмагыз.

Даими маникюр тире яман шешен дә барлыкка китерергә мөмкин дигән фикердә тора белгечләр. Хәзер тырнак үстерү һәм аны гель-лак белән каплау модада. Аларның икесендә дә экологик булмаган материал кулланалар. Шуның өстенә махсус ут белән эшкәртүне таләп итәләр. Моның өчен ультрашәмәхә лампаны файдаланалар. Табиблар шул нурларны тире яман шешенең актив прогресслашуы гаепчесе дип атый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гель-лакның тәэсире аркасында тырнак пластинасының структурасы да бозыла икән, шуннан гөмбәчек инфекциясе тарала. Тире яман шешенең тырнак асты меланомасы дигән төре бар. Тырнакта һаман гель-лак булгач, аны күрергә мөмкин түгел. Моны булдырмас өчен тырнакны катлаулы маникюрлардан “бераз ял иттереп” алырга тырышыгыз.

(“АиФ”)

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tyrnak-buyatuny-nindi-kurkynychy-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X