erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көнен билгеләп үттеләр

Сугышчы интернационалистлар бүген балалар сәнгать мәктәбендә совет гаскәрләренең Әфган иленнән чыгаруга 31ел тулуны билгеләп үттеләр.

- Сез Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәдегез. Әле дә районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, яшь буынны тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертәсез.Бик зур рәхмәт сезгә ,- диде залдагыларны сәламләп район башлыгы Илшат Нуриев.

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов, әфганчыларның "Сугышчан туганлык"   оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов та әфганчыларның патриотик тәрбиядә зур үрнәк булып торуларын билгеләп үттеләр.

Бүгенге көндә раоныбызда 107 әфган сугышын кичкән якташыбыз яши. Әле аларның күбесе ир уртасы яшендә генә.Шулай булуга карамастан сугыш фаҗигасе эзсез калмаган,аларның сафлары да елдан-ел сирәгәя. Инде 41 асыл ир егет тыныч тормышта да бакыйлыкка күчкән. Ә сугышта һәлак булган якташларыбыз ,Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Марат Лотфуллин, Васил Әһлиуллин, "Батырлык өчен"медале белән бүләкләнгән Фәнис Бикбаев исемнәре чын каһарманлык үрнәге булып киләчәк буыннарга тапшырылыр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X