20 декабрь 2021 яңалыклары
-
COVID-19 : чир ял итми, китми дә
Россиядә биш атна дәвамында коронавирус инфекциясе йоктырып авыручылар саны кимү күзәтелә. Үлем—китем күрсәткечләре белән дә шулай ук. Уртача алганда, коронавирус бер тәүлеккә 1132 кеше гомерен өзә. Бу декабрь башындагы саннардан берничә дистәгә азрак. (Ватаным Татарстан)
-
Идел буе федераль округында “Идел буе төбәге музыкасы” уникаль аудиовизуаль альбомы дөнья күрәчәк
“Идел буе төбәге музыкасы – табигатьнең үзе тудырган аһәңнәр”. Идел буе федераль округы илдә үзенең уникаль аһәңнәрен булдырган тәүге төбәккә әйләнгән. Бу хакта Россия Президенты каршындагы Идел буе федераль округының Вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Булачак машина йөртүчеләрне яңалык көтә
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында хокукка имтиханнар бирү өчен сервис барлыкка киләчәк. Автомәктәптә һәр укучы "цифрлы профиль" алачак.
-
"Арча хәбәрләре" газетасы бүләкләнде
"Халыкның бөек байлыгы - аның теле" номанициясендә рәхмәт хаты тапшырылды
-
Янгында ике баласын югалткан Гөлсинә апа Калантаева: “Оныкларымны үзем үстерәсем килә”
Яшел Үзән районының Новониколаевка авылында гомер итүче Гөлсинә апага хәсрәт арты хәсрәт килә. Улы белән килене мунчага киткән җирләреннән исән кайтмый. Аларның икесенә биш бала ятим кала. (Ватаным Татарстан)
-
Иске Иябаш авылында мәчет ачу тантанасы була
Райондашларны чакырып калабыз
-
“Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары Яшел Үзән районына бардылар
Якташыбызны онытмыйлар
-
Ярминкәгә рәхим итегез!
7 сәгатьтә башлана.
-
Арчалар Теләчедәге Китап бәйрәмендә катнашты
18 декабрь көнне Арчаның бер төркем иҗатчылары ут күршебез, Теләче районында булып кайттылыр.
-
Татарстанда «Чыршы» оператив-профилактика чарасы уза
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактика чарасының узуы турында хәбәр итә.
-
«ШАЯН ТВ» каналы күптәнге хыялын тормышка ашыра
2019 елда гына үзе эшен башлап җибәргән «ШАЯН ТВ» каналы туган телне үстерү, киләчәк буынга тапшыру буенча, бик күп төрле кызыклы проектларны тормышка ашыра. 20 декабрьдән һәр көнне 11.25 һәм 19.25 сәгатьтә «Шаян Әлифба» дип исемләнгән анимацион сериал күрсәтелә башлаячак. Ул татарча әлифбаны җыр форматында үзләштерергә ярдәм итәчәк. (Шәһри Казан, Динара Әхмәт)
-
Салкын көннәрдә чәчне тулысынча яшерү хәерле
Табиб-дерматолог: Кыш көне баш киемсез йөрергә ярамый (Ватаным Татарстан)
-
«Бу исрафмы?»: Илгиз Мөхетдинов эстрадада танылыр өчен бер дигән машинаны яндырган
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында җырчы Илгиз Мөхетдинов иҗатына багышланган матбугат очрашуы узды. «ХЫЯЛ» продюсерлык үзәге җырчының беренче клибын тәкъдим итте. Клип төшергәндә шартлаткан машина ничә сум торган? Опера һәм эстрада бергә сыешамы? Җаваплар «Интертат» язмасында ("Интертат",Казан,Гөлүзә Ибраһимова)