Улының кимсенеп яшәвендә Рәсилә үзен гаепләде
Зөлфиянең никах туе бүген. Күрше авылга кияүгә чыга икән. Их! Ул бәхетле кияү урынында Рәсиләнең улы Вахит булырга тиеш иде бит тә соң, Вахит булырга тиеш иде! Ничек ялкынланып, бәхеттән очып йөрер иде бәгырь җимеше. Сизә ана, нишләп сизмәсен газиз улының сызлануларын, өзгәләнү-бәргәләнүләрен! Ничек кенә сизә әле?! Үз-үзен кая куярга бермичә, атына атланып тагын урманга киткәндер, җаный.