Казанда 30 август көнне булачак чаралар программасы (Интертат)
Чәршәмбе, 30 август, Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан ял көне дип игълан ителде. Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Jony һәм Клава Кока концерты ничәдә башлана, ат чабышларын кайда карарга, шәһәрдә нинди фестивальләр көтелә һәм салют белән кайда хозурланырга? Һәр чараның урынын һәм вакытын тәкъдим итәбез.