Көтек авылында яшәүче фермер Дамир Шакирҗанов игеннәрне урып-җыюны төгәлләү уңаеннан комбайнчы ярдәмчесе Айназ Гарифуллинны бозау белән бүләкләде.
Айназ быел 9нчы сыйныфка бара. Әтисе Рамил белән күптән комбайнда эшли инде ул. Әтисе Үрнәктәге көллияттә мастер булып эшләгән кеше. Андый остаз янында Айназның техниканы биш бармагы кебек белүе гаҗәп түгел.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев