Казанда 30 август көнне булачак чаралар программасы (Интертат)
Чәршәмбе, 30 август, Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан ял көне дип игълан ителде. Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Jony һәм Клава Кока концерты ничәдә башлана, ат чабышларын кайда карарга, шәһәрдә нинди фестивальләр көтелә һәм салют белән кайда хозурланырга? Һәр чараның урынын һәм вакытын тәкъдим итәбез.
«УРАМ» урам культуралары фестивале
Яшьләр фестивале берничә ярышны берләштерәчәк. ВМХ һәм самокат спорты буенча Татарстан чемпионатын карарга мөмкин, роликлар, скейтборд, паркур һәм воркаут буенча ачык ярышлар да көтелә. Стритбол кырында Татарстан лигасы кысаларында баскетбол буенча 3×3 турниры узачак. Шулай ук бию баттллары һәм скейтбордлар белән перформанслар булачак. Шулай ук локаль артистлар һәм хедлайнер концерты вәгъдә ителә.
Кайда һәм кайчан: Кремль яр буендагы «Урам» экстрим-паркы, 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр.
«Милли кием» халык костюмы фестивале
Кабан күле буенда шәһәр халкы һәм туристлар кабаттан милли киемнәрдән йөриячәк. Анда традицион «Милли кием» фестивале узачак. Сувенирлар һәм киемнәр ярминкәсе, милли ризыклар белән азык-төлек фуд-корты эшләячәк. Шәһәр хакимияте халык бәйрәменә милли костюмнарда катнашырга чакыра.
Кайда һәм кайчан: Кабан күле яр буе, Мәрҗани урамы, 12:00дән 21:00 сәгатькә кадәр.
Эшче яшьләрнең «Безнең заман» фестивале концерты
«Милли кием» фестивале узачак урыннан ерак түгел генә тагын бер вакыйга – эшче яшьләрнең «Безнең заман» фестиваленең традицион гала-концерты булачак. Шул ук вакытта Камал театры каршындагы мәйданнан «Уйнагыз, гармуннар!» флешмобы башлана. Милли костюмнар кигән музыкантлар һәм артистлар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап 1 Май мәйданына кадәр халык җырларын җырлап барачак.
Кайда һәм кайчан: Камал театры каршындагы мәйдан, Татарстан урамы, 1; 13:30 сәгатьтә.
Тулырак Интертаттан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев