erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Чәчүлекләрнең беренче шытымнары каралды

«Россельхозцентр»ның Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

 Бүгенге көндә Арча районы хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Бөртекле культураларның 85% суктырылган. Уртача уңыш  гектардан 30 цетнер тәшкил итә. "Россельхозцентр"ның Арча районы бүлеге белгечләре 2024 ел уңышы өчен  саклауга салынган язгы бөртекле культураларның чәчүлек сыйфатларын даими тикшереп торалар. Бүгенге көндә бу культураларның 80% салынды инде. Орлыкларны ГОСТ тәлапләренә туры китереп бетерү төп тәлап булып тора.
Район буенча 15 мең гектарда көзге культуралар чәчү планы тора.  23 августка 6 мең гектар мәйданда башкарылды. Чәчүлекләрнең беренче шытымнары ООО Агрокомплекс Ак Барс хуҗалыгында каралды. Памяти Кунакбаева сортлы көзге арыш культурасы 14 августа чиста пар җиренә, күчмә фонд орлыгы белән чәчелгән.  Күзәтүләр нәтиҗәсендә басу тигез, матур шытымнар белән сөендерә.

Реклама
erid:2VtzqxJXfYE erid:2VtzqwHGWdx

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре