30 декабрь 2019 яңалыклары
-
Арча поликлиникасының Яңа ел ялларында эш графигы
Арча үзәк хастаханәсе учреждениесе райондашларыбызны Яңа ел белән котлый, нык сәламәтлек, иминлек, бәхет тели һәм бәйрәм ялларында эш графигын хәбәр итә.
-
Каникул көннәрендә балаларны нинди чаралар көтә?
Каникул көннәрендә балалар өчен нинди генә күңел ачу чаралары оештырылмый. Җаның теләгәнендә катнаша аласың.
-
Эт вакыйгасы
Балалар бакчасына журналны гына кертәм дә чыгам дигәндә, бу «сәфәр»емнең кара төнгә кадәр сузыласын белми идем әле. Белгән булсам, яланаякка язгы итек белән, халат өстеннән юка пальто гына элмәгән булыр идем. Урамда март ае – ә бездә, үзегез беләсез, Ташкент түгел.
-
Йортка, нигезгә дога кылып теләк теләү
Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтән үә фил әәхыйрати хәсәнәтән үә кыйнәә гәзәәбә ннәәр.
-
Психиатр россиялеләрне Яңа елны аек килеш каршы алырга өнди
Аның фикеренчә, "яхшы кәеф һәм бәйрәм атмосферасы өчен алкоголь бөтенләй кирәк түгел, иң мөһиме, туры килә торган альтернатива табарга кирәк - кышкы урам уеннары, биюләр яки гаилә өстәл уеннары һәм башкалар".
-
Каникул көннәрендә спорт сөючеләр өчен чаралар
Спорт сөючеләр, каникул көннәрендә сезнең өчен чаралар. Карагыз, катнашыгыз, җиңегез, бүләкләр алыгыз. Алга.
-
2020 елда Татарстанда 4 меңнән артык гаилә яңа туган балага бүләк алачак
Бала өчен кирәк-яракларны бер кешегә уртача керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бүләк итәчәкләр.
-
Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Бәйрәм итәргә теләүчене тыярга кирәкми»
Яңа ел җитә башласа, халык арасында шау-шу куба: имештер, мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп узу тыела. Җитәкчеләре мөселман кешесе булган фирмаларда Яңа ел корпоративлары уздыру да тыела ди. Ниндидер бер балалар бакчасында хәтта кайбер сабыйлар, Кыш бабай юк ул, дип, шигырь дә ятламыйлар, бәйрәм концертында катнашырга да теләмиләр икән.
-
Календарларьда тарих
Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә төрле елларда чыгарылган кызыклы календарьлардан күргәзмә оештырылды.
-
Райондашыбыз министрның Рәхмәт хатына ия булды
29 декабрьдә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев хезмәт ветераны Миннәхмәт Сәгыйтьҗановка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның Рәхмәт хатын тапшырды.
-
Зирәк тычкан кызы турында әкият
Борын-борын заманда, без әле тумаганда, жир шары тугәрәк тугел, өчпочмаклы булганда, яшәгән ди тычканнар.
-
Хуш, Илсур ага!
Әле күптән түгел генә, 20 сентябрьдә Арча педагогика көллиятендә якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Илсур ага Шәйхетдиновның "Гомерем мизгелләре" дигән китабын тәкъдир итү булган иде.
-
Толым (Хикәя)
Ания толымнарын үреп күкрәгенә салды да көзгегә якынрак килде. Кашлары калын түгелме, битенә бетчә-мазар чыкмаганмы дип тикшеренүе иде. Юк, барысы да элеккечә. Ания – чибәрнең-чибәре! Ания – гүзәлнең-гүзәле! Мәктәптә «Озын толым» ярышында катнашса, һичшиксез, беренче урын алыр иде дә, әти-әнисе буй-сын, чәч ярышларын өнәми – ата-бабада булган эш түгел, акыл белән ярышырга кирәк ди. Бәлки, дөрес тә уйлыйлардыр. Нәрсәгә әле, шушы чибәрлегеңне кеше бәясенә куеп, үзеңә күз тидерергә?! Ания үз бәясен үзе бик яхшы белә. Белмәс иде, авылның иң булган, иң акыллы егетләре барысы да аның артыннан чаба.
-
Яңа ел әкияте. Бу кызыклы!
Борын-борын заманда түгел, шушы көннәрнең берсендә Түбән Аты авылының Бака күле янында булган бу хәл
-
Кыш бабай бүләге
Безне кайгырталар...