Арча поликлиникасының Яңа ел ялларында эш графигы
Арча үзәк хастаханәсе учреждениесе райондашларыбызны Яңа ел белән котлый, нык сәламәтлек, иминлек, бәхет тели һәм бәйрәм ялларында эш графигын хәбәр итә.
Эш көннәре: 3, 6 гыйнвар. Авыруларны 8.00 сәгатьтән 15.00 кадәр табиблар район үзәк хастаханәсе поликлиникасында, балалар, хатын-кызлар консультацияләрендә, стоматология бүлегендә, Яңа Кенәр участок хастаханәсендә, Шушмабаш табиблык амбулаториясендә кабул итә.
Кичектергесез медицина ярдәме тәүлек буе күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев