Календарларьда тарих
Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә төрле елларда чыгарылган кызыклы календарьлардан күргәзмә оештырылды.
Календарьларның барлыкка килү тарихын, илебездә булган вакыйгаларны биредәге экспонатлар аша күз алдына китерергә мөмкин. Ә инде 1945 елгы календарь бигрәк тә истәлекле, ләкин әле анда 75 ел элек 9 майда булган Җиңү көне билгеләнмәгән. Бу тарихи календарьда Совет армиясе тарафыннан азат ителгән шәһәрләр, халкыбызның батырлык үрнәкләре турында мәгълүматлар бирелгән. Күргәзмәгә рәхим итегез.
Шәфигулла Гарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев