erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Психиатр россиялеләрне Яңа елны аек килеш каршы алырга өнди

Аның фикеренчә, "яхшы кәеф һәм бәйрәм атмосферасы өчен алкоголь бөтенләй кирәк түгел, иң мөһиме, туры килә торган альтернатива табарга кирәк - кышкы урам уеннары, биюләр яки гаилә өстәл уеннары һәм башкалар".

Россия психиатры, Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Борис Менделевич Яңа ел бәйрәмнәрендә гражданнарга аек булып калырга тәкъдим итә.Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

«Яңа ел алдыннан, кагыйдә буларак, күпләр тормышны яңадан башларга, тормышны үзгәртергә, яхшырак булырга тели. Мин Яңа елны аек килеш башларга киңәш итәр идем. Һәр кеше күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала һәм Яңа елны күңелле, якты һәм сәламәтлеге өчен файдалы итеп билгеләп үтә алыр дип ышанам!» — диде ул «Интерфакс"ка.

Аның фикеренчә,"яхшы кәеф һәм бәйрәм атмосферасы өчен алкоголь бөтенләй кирәк түгел, иң мөһиме, туры килә торган альтернатива табарга кирәк — кышкы урам уеннары, биюләр яки гаилә өстәл уеннары һәм башкалар».

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Өстәвенә, спиртлы эчемлекләр куллану, бигрәк тә балалар янында, үсеп килүче буында: хәмерсез бәйрәм бөтенләй бәйрәм түгел, дигән ассоциация тудыра», — диде психиатр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X