erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Аерылышканда ипотека кредитын кем түләячәк?

Ирем белән аерылган очракта, ипотека кредитын кем түләр икән? Ипотека минем исемдә, тик фатирыбызда барыбызның да өлеше бар. Ләйсән Салихова. Казан

Юрист Булат Закиров:

Бу очракта ипотека килешүе үзгәртелгәнчегә кадәр, банк каршындагы җаваплылык хатын исемендә булачак. Мондый очракта милекне берничә ысул белән бүләргә мөмкин.

– Милекне ир яки хатынның берсенә тулысынча рәсмиләштерергә һәм ипотеканы үзгәртергә. Бу очракта милек тә, бурычлар да бер кешедә булачак. Тик банклар ипотека килешүе шартларын бик авырлык белән генә үзгәртә.

– Икенче вариант – фатирны сату. Күчемсез милекне сатарга, алынган акчага ипотека бурычын түләп бетерергә һәм калган акчаларны бергә тупланган милек буларак тигез өлешләргә бүләргә мөмкин.

– Ир белән хатынның килешүе буенча акчалата компенсация. Бу вакытта ипотека яңадан рәсмиләштерелми, өлешләр һәм заем алучы үзгәрешсез кала, әмма ир белән хатын арасында килешү яки расписка төзелә. Анда түбәндәге тәртипләр язылган була:

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

а) ир белән хатынның берсе ипотека түләвен дәвам итә, ә икенчесе түләүләрнең бер өлешен компенсацияли. Кредит ябылганнан соң, ир белән хатынның һәркайсының фатир өлеше кала, элеккеге ир белән хатынның берсе бу өлешне сатып алырга мөмкин;

б) ир белән хатын аерылышканда, бергә вакытта түләнгән ипотека буенча түләүләрнең суммасын бүләргә мөмкин. Алга таба төп заемчы (хатын) ипотека түләүне дәвам иттерә, ә ире ипотека түләгәннән соң үз өлешеннән баш тартачагын яза;

в) элеккеге ир белән хатынның берсе фатирның яртысына булган хокукыннан баш тартырга һәм акчаны кайтару бурычыннан баш тартырга мөмкин. Тик моның өчен банкның ризалашуы кирәк.

Чыганак Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X