Быел нәрсә модада булачак?
Нинди төсләргә өстенлек бирергә? Мода белгечләре быелның трендлары нинди булачагын “хәл итә” (Шәһри Казан, Айсылу Хәсәнова)
Экспертлар билгеләп үткәнчә, быел модада артык “кычкырып” тормый торган, тыныч төсле киемнәр модада булачак. Шоколад, зөбәрҗәт, үлән, бик куе зәңгәр, бордо һәм аларның пастель төсмерләренә өстенлек бирергә була. Әгәр дә образыгызда “күз төшә” торган төсләр булуын теләсәгез, букча яки, мәсәлән, футболка кулланырга мөмкин.
Тәҗрибәле кешеләр кыюрак стильдәге киемнәргә өстенлек бирә ала. Мәсәлән, яшел чалбар, буй-буй футболка, көрән кроссовкалар һәм алсу джемпер.
Ләкин кеше нинди кием яки аяк киеме сайлавына карамастан, ике кагыйдәне үтәргә киңәш итәм. Беренчесе: образ фигураның матур өлешен ассызыкларга һәм кешенең индивидуальлеген чагылдырырга тиеш. Ә икенчесе: ул кеше бара торган урынга туры килергә тиеш. Тагын бер кечкенә киңәш: әгәр әйбер сыйфатлы һәм яхшы хәлдә булуга карамастан, модадан чыккан икән, ташларга ашыкмагыз. Трендлар цикллы, берничә елдан соң сез аны яңадан үз гардеробыгызга, кертә алачаксыз. Акча түгәсе дә булмаячак.
Быел модада “катлам”лы кием булачак. Ягъни, берничә катлы образлар сайларга киңәш ителә. Кайбер хатын-кызлар матур буй-сыннарын кәбестә кебек катлам-катлам кием астына яшерергә теләмәскә дә мөмкин. Андый очракта, бер җилкәгә капланган яулык, баска-билбау ярдәмгә килер.
Соңгы елларда модада булган оверсайз киемнәр актуадльлеген югалта башлады. Әмма озын буйлы, зифа туташлар һәм ханымнар бу сезонда да андый кием кия ала әле.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kinas-sandygy/byel-narsa-modada-bulacak
Фото: ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев