erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чүпрәсез юка пешерү ЫСУЛЫ

Алия Мөхәммәтвәлиева рецепты

Хәзер дөрес туклану турында күп сөйлиләр. Чүпрә куллануны киметергә киңәш итәләр. Кефирда изелгән чүпрәсез юка – шундыйрак ризыкларның берседер, мөгаен.  Озак искерми дә әле ул. Икмәкне шуңа алыштыручылар байтак хәзер.

Кирәк булачак: 300 г он, 250 г кефир, 3 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы сода (өймичә), ярты чәй кашыгы тоз, бераз гына укроп, үсемлек мае яки атланмай.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иләнгән онга сода салып болгатабыз. Кефирга тоз, вак тишекле угыч аша чыгарылган сарымсак, ваклап туралган укроп салып, барысын бергә катнаштырабыз. Содалы онны әз-әзләп салып, башта – кашык, аннан кул белән камыр изәбез. Кулга бераз ябышып торган, йомшак булырга тиеш. Камырны түгәрәкләп, пленка белән каплыйбыз һәм 30 минутка өстәлдә калдырабыз.

Шуннан соң камырны дүрткә бүләбез. Һәркайсыннан кабартма ясап, калынрак итеп җәябез. Табаны үсемлек мае яки атланмай белән майлап, манный ярмасы яки он сибәбез дә юкаларны салабыз. Өсләренә сөт сөртеп, һәркайсында өчәр тишем ясыйбыз (артык кабарып китмәсен өчен). 200 градуска җылытылган мичтә 20 минут пешерәбез. Пешеп чыккач, юкаларны үсемлек мае яки атланмай белән майлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X