erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Файдасы юк»: кайсы очракларда каһвәдән бөтенләй баш тарту хәерле?

Арыганда көч өсти, күңелне күтәрә. Ул булганда, бернинди дару да кирәк түгел кебек.

Арыганда көч өсти, күңелне күтәрә. Ул булганда, бернинди дару да кирәк түгел кебек. Шуңа күрә аның зыяны да юк сыман. Сүзебез – күпләрнең яраткан эчемлеге каһвә турында. Соңгы вакытта аппараттан кофе сатып алып, аны аягүрә генә эчү бигрәк тә популяр. Болай эшләүдән организмыбызга файда бармы? Кайсы очракларда каһвәдән бөтенләй баш тарту хәерле? Табиб-гастроэнтеролог Индира Гыймалтдинова шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Каһвәнең нинди файдасы бар?

– Кәһвәнең сәламәтлеккә әллә ни файдасы юк. Кан басымын, кәефне күтәрергә кирәк булганда ярап куя ул. Моның өчен каһвә составындагы кофеинга рәхмәт әйтергә кирәк. Соңгы тикшеренүләр каһвәнең бавырга файдалы булуын күрсәткән.

– Атлаган саен каһвә эчү нәрсәсе белән куркыныч?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Аны чамасыз кулланганда, иң беренче чиратта кешенең бит тиресе үзгәрә. Ул сорылана, төссезләнә. Каһвә кан тамырларын тарайта. Бу исә күз күрүен боза. Кеше начаррак, тоныграк күрә башлый. Бу сүзләрнең дөреслегенә инану өчен, махсус тикшерү дә уздырып карарга мөмкин. Өч атнага каһвәдән баш тартса, кешенең тән тиресе дә, күрүе дә яхшырачак. Каһвә үт куыгына да бәрә. Бу эчемлекне үз итүчеләрнең игътибар иткәне бардыр: каһвә эчкәч, бераз күңел болгана, кикертә, эч күбә, авызда ачы тәм кала. Бу – үт куыгына зыян килгән дигән сүз.

– Каһвә эчүнең көнлек нормасы бармы?

– Көненә фәлән кадәр генә эчәргә кирәк дигән чикләү юк. Шулай да аның күләме 200 миллилитрдан артмаса, яхшы. Аны сөт кушып сыегайтсаң, зыяны азрак булачак. Каһвәне көннең беренче яртысында – көндезге сәгать уникегә кадәр эчү хәерле. Каһвә организмнан суны чыгара. Шуңа күрә бер стакан каһвә эчкәннән соң, ике стакан чиста су эчеп куярга кирәк.

Тулырак чыганакта: https://vatantat.ru/2023/02/104140/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X