erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кыярны чүпрә белән тукландырабыз

Кыярларыгыз өлгерә башладымы әле?

  1.  Кыярларны тәүге тапкыр рассаданың актив үсешкән чорында яисә яшь үсентеләрне күчереп утыртканда тукландырырга мөмкин. Бу кыярларның тамыр системасы ныгуын тизләтә, ә димәк, үсемлекнең яшел массасы тиз үсүгә дә булышлык итә.
  1. Моннан соң ашламаны 1,5-2 ай чамасы вакыт узгач, алдагы процедураның нәтиҗәлелеге кимегәч, кертергә туры киләчәк. Бу вакытта кыяр чәчәк атарга һәм җимешкә бөреләнергә мөмкин.
  2. Җимеш бирү вакытында кыярлар айга бер тапкыр вегетация чоры тәмамланганчы туклана.
  3. Өченче тукландыру сортның озак вакыт дәвамында җимеш биргән очрагында гына үткәрелә. Ул август аенда үткәрелә.

Әгәр дә барысы да дөрес эшләнсә, сезон дәвамында үсемлек 3-4 ачыткы ашламасы алачак. Тукландыру вакыты 1,5-2 ай, моннан да ешрак  ачыткы кертүнең мәгънәсе юк.

Кыярларны чүпрә белән тукландырыр өчен 50 г шикәр, 1 кечкенә коры чүпрә кабы,  10 литрлы чиләк җылы су кирәк булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ничек әзерлибез?

  1. Барлык ингредиентларны кушып, эреп беткәнче болгатабыз һәм җылы урында 3-4 сәгатькә калдырабыз.
  2. 3-4 сәгать вакыт үткәч, бу составны 1 литр эремәгә 6 литр су нисбәтендә җылы су кушып сыеклыйбыз.
  3. Килеп чыккан эремә белән кыярларның тамырларына су сибәбез. Бер зур куак кыярга 500 мл сыекча исәбеннән.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев