erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Кыш көне терлек асраучыларга киңәшләр

Шәхси хуҗалыклар өчен төп киңәшләрне тупладык

  • Абзарда шартлар

  • Кышын биналарда җылы һәм коры булуы бик мөһим. Җил-сквозняклар булмасын, идән дымлы булмасын. Аслыкны (салам, пычкы чүбе һ.б.) вакытында алыштырып торыгыз.

  • Тукландыру
    Бу чорда хайваннарга тулы кыйммәтле азык кирәк. Рационда тупас азык (печән, салам), сусыл азык (силос, тамыразыклар) һәм концентратлар булырга тиеш. Витамин-минераль өстәмәләр дә файдалы.
    Иң мөһиме — хайваннарда даими рәвештә чиста су булсын, суның температурасы +3 °C тан да түбән булмасын.

  • Көндәлек карау
    Абзарны даими җилләтү, чистарту, хайваннарның аяк,  тоякларын һәм сыерларда имчәкләрен тикшереп тору сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Вакытында профилактик чаралар күрү кышны имин узарга һәм продукцияне (сөт, ит) тотрыклы дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре