erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тиздән язгы каникуллар башлана!

Хөрмәтле ата-аналар, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотыгыз.

Йортыгызда янгынга каршы торышны күзәтегез. Үз тынычлыгыгыз өчен йортыгызда (фатирда) янгын чыкканын белдерүче приборлар урнаштырырга һәм ут сүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электр үткәргечләрен куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез. Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре исемлеге урнашсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагызга кирәкле номер буенча шалтырата белүен аңлатыгыз. 
Балаларга ут белән уенның куркынычлыгы турында ешрак искә төшерегез. Аларга янгын вакытында өйдә (фатирда) качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген төшендерегез. Кече яшьтәгеләрне өйдә ялгыз кадырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен карауны беркайчан да йөкләмәгез.
Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта 01, 112 номеры буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ильяр Гыймадиев,
Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X