erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Вакланган сарымсакны ничек сакларга?

Сарымсакны кем ничек булдыра ала, шулай саклый: бөтен килеш – һава керерлек тартмага салып, җиләс урынга куялар. Банкага салып, өстен марля белән каплап куючылар да бар.

Ә менә вакланган, ит тарткычтан үткәрелгән сарымсакны саклау буенча бу эшне яхшы белгән хуҗабикәләр болай киңәш итә:

  • Сарымсакны чистартыгыз. Ит тарттыргыч аша үткәрегез. Аны банкага салып суыткычта саклагыз. Ризык пешергәндә бал калаклап  алып, ризык янына салып җибәрегез.
  • Вакланган сарымсакны озаграк саклау өчен туңдыргычта сакларга була.

    Сарымсак белән ризыклар тәмлерәк тә, ул файдалы да. Ләкин күпләр аны дөрес сакламый.  Шуңа күрә соңгысы – вакланган, ит тарткычтан үткәрелгән сарымсак  хуҗабикәләр арасында аеруча популяр. Сарымсак кышкы салкыннарда организмны җылытып, ризыкларның тәмен баетып кына калмый, ул вируслар белән көрәшергә ярдәм итә. Дөрес, ул еш кына язга кадәр сакланмый. Шуңа күрә аны озак саклауның тагын бер ысулы  бер ысулы – өйдә  ясалган сарымсак пастасы. Моның өчен:

  • иң зур сарымсак башларын сайлап алабыз – алар белән эшләү уңайлырак;
  • кабыгыннан чистартабыз һәм тешләргә бүләбез;
  • сөлге белән корытабыз.

     Сарымсак пастасының барлык төрләрен дә блендер белән әзерлиләр. Ит тарткыч әйбәт, әмма болай иткәндә крем формасындагы консистенциягә ирешеп булмый. Шуңа күрә сарымсак тешләрен блендерга салып, бертөрле массага җиткәнче әйләндерәбез.

  • шулай итеп, ике ингредиенттан хуш исле паста ясап була: 250 грамм сарымсакка 2 аш кашыгы көнбагыш яки зәйтүн мае кушабыз. Күпереп торган, майлы пюрега әйләнгәнче әйләндерәбез.

  Бөтен процесс, әзерлек этабы белән бергә, 15 минуттан артык вакытны алмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/-mgyyat/2024-04-24/vaklangan-sarymsakny-nichek-saklarga-3740985

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X