erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

16 мең сумга Кырымда ял итеп кайтып буламы?

Чыгышларны тыңлаганда бихисап эшләр башкарылганына инанып утырасың. Буш сүзләр түгел алар. 16 мең сумга Кырымда ял итеп кайтып буламы? Ә менә район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы әгъзалары ял итә! 10 көн!

Юлы, ашау-эчүләр, торулар кергән. Янәшәдә диңгез. Чыгымнарның күп өлешен профсоюз күтәрә. Ташламалы юлламалар белән санаторийга да бара алар, теплоход белән сәяхәткә дә чыгалар. 2022 елда башкарылган эшләр турында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов җентекләп сөйләде. Белем сыйфаты, спорт,  ял, төрле бәйгеләр, борчыган сораулар, аларны бергә-бергә хәл итүләр, ярдәм – алар күп, барысы турында да язып бетереп кенә булмый. Сүз озынга китәчәк. “Көн саен безгә 10-12 кеше мөрәҗәгать итә, – дип сөйләде Вакыйф Вәгыйзович. – Телефон аша да аңлашабыз. Безнең оешма профсоюз әгъзаларына социаль-икътисадый, хезмәт хокуклары, шул исәптән суд тәртибендә бушлай ярдәм күрсәтә. Узган ел Арча районы судында һәм Татарстан Республикасы Югары судының гражданнар эшләре буенча Коллегиясендә 6 утырышта катнаштык. Арчаның 2нче мәктәбе, Арчаның 5нче гимназиясе һәм Арчаның 6нчы мәктәбеннән мөрәҗәгать иткән  укытучыларга юридик ярдәм күрсәтелде. Һәм икътисади файда 1236000 сум тәшкил итте”. Сине якларлык профсоюз оешмасы булмаса, кая барыр идең?! Билгеле, түләүле юридик хезмәтләргә!

Хезмәт кешесен, аның сәламәтлеген кайгыртучы булганда яхшы инде ул. Булганның кадерен белергә кирәк. Киңәшмәдә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре катнашты. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров һәм район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов 2022 елда эшләнгәннәр турында чыгышлар ясап, алдагы елга өч яклы килешүгә кул куйдылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов 2022 елда Яңа Кырлай, Шушмабаш һәм Урта Курса мәктәпләре ашханәләре төзекләндерелүе, 6 мәктәптә “Үсеш ноктасы” үзәкләрендә фән бүлмәләре үзгәртеп корылуы хакында сөйләде. Районда балаларны барысы 23 автобус йөртә, узган ел 2 яңа мәктәп автобусы кайтты. Район бюджетының 69 процентыннан күбрәк акча мәгарифкә тотыла. “Мәгарифтә иң мөһиме – белем сыйфаты, – дип ассызыклап үтте Ренат Гатиятов. – Мәгариф өлкәсендәге барлык үзгәрешләр әнә шул белем сыйфатын күтәрү максатыннан эшләнә”. “Бүген 17 мәктәптә заманча итеп җиһазландырылган “Үсеш ноктасы” үзәкләре булдырылды, - дип сөйләде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров. - Бу заманча фән бүлмәләрендә укучылар яңа программалар белән заманча технологияләрне үзләштерә, шулай итеп, белемнәрен күтәрәләр”.

Киңәшмәдә ТРның мәгариф профсоюзлары комитетыннан баш хокуклар инспекторы Диләрә Бургуева  катнашты. Диләрә Ильясовна республика комитетына Арча районы мәгариф профсоюз оешмасыннан шикаятьләр, бәхәсле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иткәннәре юк, дип ассызык-лап үтте. “Бу исә хәл ителмәгән мәсьәләләр, проблемалар юк дигән сүз түгел. Аларны урында – районда хәл итәләр“, – диде Диләрә Ильясовна. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Уңай күренешләр белән проблемалар да бар, – дип сөйләде профсоюз лидеры Вакыйф Харисов. – Авыл җирендә эшләүче мәктәп директорларының, балалар бакчалары мөдирләренең хезмәт хаклары түбән. Ашханәләрдә эшләүче пешекчеләрнең дә хезмәт хак-лары канәгатьләнерлек түгел. Үзәкләштерелгән бухгалтерия белгечләренең дә хезмәт хак-ларын күтәрәсе бар”. Ә хезмәт кешесе турында кайгырту – профсоюзларның төп бурычы. Проблемалар уңай хәл ителер, дип ышанабыз. Бу хакта Диләрә Бургуева да сөйләде.

Соңыннан мәгариф өлкә-сендә уңышка ирешкән педагогларны, коллективларны котладылар.

Район мәгариф профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисовка рәхмәт. Ул үзенекеләрне бушлай газета-журналларга да яздыра, шул исәптән район газетасына да. Беренче яртыеллыкта “Арча хәбәрләре”н профсоюз 8 ветеранга яздырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев