erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

22.02.2020: Ванга нәрсәләр фаразлаган?

“Экспресс-Новости” агентлыгы 22.02.2020 киләчәген искә төшерә. Нәкъ 2020 елның 22 феврален күрәзәче Ванга кайчандыр дөнья өчен иң куркыныч көн дип атаган, имеш.

Бу хакта күптән түгел генә билгеле булды, чөнки Ванга үзе металл күсе елы килгәнче кайбер фаразларны таратмаска кушкан, ди. Әле күптән түгел генә Ванганың якын туганнары моңа кадәр билгеле булмаган кайбер фаразлар турында хәбәр итте.

Ванга үзе хәбәр иткәнчә, биш икеле саныннан торган көнне имин үткәрергә кирәк. Аның сүзләренә караганда, җирне көл каплаячак, су ярларыннан чыгачак. Моннан тыш, ниндидер куркыныч авыру турында да искә алына. Ванганың шәхси тәрҗемәчесе Стоян Петров раславынча, бөтен кешелекне шаккатырырлык ниндидер онытылган авыру турында сүз бара. Бу авыруның сәбәпләре турында Ванга хәбәр итмәгән. Ул тик шуны гына әйткән, имеш: чир көньяктан килеп, бөтен кешелеккә таралачак. Бу инфекциядән йөзләгән миллион кеше һәлак булырга мөмкин. Авыру кояш активлыгы белән бәйле, имеш.


Күпләр шундук короновирус турында искә төшерде. Һәм бу авыру чыннан да ниндидер дәрәҗәдә онытылган булып тора, чөнки вирус 1965 елда ачылган, дип яза “Экспресс-Новости”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/22-02-2020-Vanga-n-rs-l-r-farazlagan-132123/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X