Әдәбият сөючеләрнең зур җиңүе: район укучылары республика олимпиадасында призлы урыннар яулады
Татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында уңышлы чыгыш ясап, район данын лаеклы якладылар.
Республика күләмендә узган әдәбият олимпиадасының йомгаклау этабы быел да сәләтле укучыларны бер мәйданга җыйды. Татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен үзләштергән егет – кызларыбыз белемнәрен күрсәтеп кенә калмыйча, жюри тарафыннан югары бәя дә алды, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе.
Призерлар:
Сабирова Алсу – Яңа Кырлай урта мәктәбе укучысы;
Нәбиуллина Әминә – Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укучысы;
Мардегалямова Алия – Ашытбаш урта мәктәбе укучысы;
Сабирова Камилә – Яңа Кенәр урта мәктәбе укучысы;
Хәйдарова Илүзә – Яңа Кырлай урта мәктәбе укучысы;
Мөхетдинова Язгөл – Наласа урта мәктәбе укучысы;
Сәмигуллина Иркә – Шушмабаш урта мәктәбе укучысы;
Ганеева Алинә – Яңа Кырлай урта мәктәбе укучысы;
Шакирова Ильвина – Курса Почмак урта мәктәбе укучысы;
Әхмәтова Илүсә – Апаз урта мәктәбе укучысы;
Хәмидуллина Камилә – Апаз урта мәктәбе укучысы!
Әлеге нәтиҗәләр – укучыларның тырыш хезмәте, укытучыларның һөнәри осталыгы һәм әти-әниләрнең даими ярдәменең уртак җимеше. Олимпиадада катнашу яшьләрдә иҗади фикерләүне, милли әдәбиятка кызыксынуны һәм фәнни эзләнү күнекмәләрен үстерүгә этәргеч бирә.
Җиңүчеләрне һәм аларның остазларын ихлас күңелдән котлыйбыз. Алдагы елларда да укучыларыбызга яңа казанышлар, иҗади күтәрелеш һәм зур уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев