erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан полициясе легаль булмаган мигрантлар буенча рейдлар сериясен башлады

2026 елның 31 августыннан 4 сентябренә кадәр рейдлар үткәрелә

Татарстан полициясе Россия Федераль иминлек хезмәте һәм Росгвардия территориаль органнары, шулай ук җирле үзидарә органнары катнашында «Легаль булмаган мигрант» чарасының III этабын башлады. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Чара кысаларында 2026 елның 31 августыннан 4 сентябренә кадәр рейдлар үткәрелә. Барыннан да элек, көч структуралары хезмәткәрләре төзелеш һәм җәмәгать туклануы объектларын тикшерә. Миграция өлкәсендә җинаятьчелеккә каршы көрәшкә аерым игътибар бирелде.

Хокук саклаучылар чит ил гражданнарын яшәү (булу) урыны буенча ялган исәпкә кую өчен җаваплылык турында искә төшерә. ЧЫГАНАК

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев