erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Җәйнең беренче көнендә Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуы көтелә

Җил секундына 24 метрга кадәр көчәяергә мөмкин

Иртәгә, 1 июньдә, Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк.  Казанда һәм башка районнарда урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы көтелә, дип кисәтә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Көчле яңгырлар көндезге 12 белән кичке 9 сәгать аралыгында көтелә. Синоптиклар шулай ук җилнең секундына 15-20, ә урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчәюе турында кисәтә.

Яшен вакытында транспортта ерак араларга чыкмаска, шулай ук су объектларыннан ераграк торырга киңәш итәләр.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 2 июнь көнне көндез 21-26 градус җылылык көтелә. Сишәмбе көнне температура 24 градустан артмаячак, дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев