erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айванда Сергей Михайлович Рысаев истәлегенә волейбол ярышы булды

4 команда катнашты.

Хәтта Казаннан да бер команда кайтты. 183нче мәктәпнең 10-11 класс егетләреннән торган команда. Җитәкчеләре Фәнис Абдуллин. "Мин үзем Арчадан, - дип сөйләде Фәнис. - Заманында без Арчаның 7 нче мәктәбендә Сергей Михайлович белән эшләдек. Мин физкультурадан укыттым. Бик әйбәт кеше иде. Хезмәттәш буларак та ихтирамга лаек кеше". Сергей Рысаевның хатыны Гөлфия Рысаева, балалары,  туганнары, мәрхүмнең дуслары, хезмәттәшләре тырышып йөрде. Ветеран дуслары-хезмәттәшләре аерым команда булып уйнады. Алар: Булат Гәрәев, Нияз  Муллаәхмәтов, Зөфәр Ильясов, Марат Фәрхуллин, Фидәрис Зиннәтуллин, Фәнис Абдуллин. Айван авылы яшьләре, яшүсмерләр командалары белән барысы 4 команда уйнады. Ярышлар кызыклы барды. Чөнки бар да яхшы уйный. Берәүнең дә бирешәсе килмәде. Беренче урынны авыл яшьләре алды. 2 нче урында - ветераннар, 3нче - Казан командасы. Кубоклар, медальләр белән бүләкләнделәр. Коймак, өчпочмак, кайнар чәй белән сыйландылар. Учакта пешкән кайнар пылау да өстәлгә куелды. Уенчылар бик канәгать булып тралыштылар. Мәрхүм Сергей Михайловичның рухы риза булгандыр. Аның турында иптәшләре бары тик яхшы сүзләр генә әйттеләр. Ике кеше әйбәт булса, шуның берсе Сергей, диделәр. Сүзләребез дога булып барып ирешсен. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре