Чит ил күзәтүчеләре РФ Дәүләт Думасына сайлауларның ничек узуын бәяләде.
Бәйсез Дәүләтләр Берлеге күзәтүчеләр миссиясе делегациясе ябылу алдыннан Казанның «Адымнар» мәктәбендә урнашкан 248нче сайлау участогында булды.
"Безнең визитның максаты – Россиядә сайлауларны күзәтүдә катнашу. Без сезнең илгә Казахстан Президенты кушуы буенча килдек. Безнең хезмәттәшләребез хәзер Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта эшлиләр, ә без Казанда рәхәтләнеп эшлибез», – дип сөйләде журналистларга Казахстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Мөхтәр Ерман.

Татарстанда сайлауларда тавыш бирүнең өч көне эчендә БДБ күзәтүчеләре миссиясе вәкилләре берничә сайлау участогында булды, шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләре белән очрашулар уздырды, дип хәбәр итте ул.
Аның сүзләренә караганда, ТР Үзәк сайлау комиссиясе гражданнарга сайлаулар турында хәбәр итү, участок комиссияләре әгъзаларын укыту буенча зур эш башкарган.
Ерман сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучыларга аерым игътибар бирелүен өстәде. Аерым алганда, сайлау участокларында һәм өйдә тавыш бирү өчен шартлар тудырылган. ТУЛЫРАК
Нет комментариев