erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Сайттан бушка укып булганда нигә язылыйм?!»

Шушы көнгә кадәр газетабызда басылган барлык язмалар да сайтыбызга куеп барылды, ләкин...

Хат ташучылар шундый кызыклы фикер җиткерде - сайтка бөтен әйберне дә куймагыз, югыйсә, газетага язылмыйлар.Чыннан  да, дөрес бит. Нәрсәгә безгә газета, сайтта барысы да бар бит, диючеләрне үзебезнең ишеткән бар. Бу яртыеллыкта газетабызга язылу авырдан барды. Безгә генә килмәгән икән ул авырлык, хат ташучылар да кичергән аны. Ә без алардан план үтәүне сорыйбыз. Дөрес фикер җиткерде алар, нәрсәгә газета, күз алдында телефон, ә анда сайтыбызда бөтен мәгълумат ярылып ятканда. Ярты елга язылу бәясе кыйммәт тә түгел, югыйсә. Кибеткә бер кереп чыгарга да җитми ул акча хәзер, ә газетаны ярты ел буе алдырып, укып, бөтен яңалыклар белән танышып барасың. Газета газета инде ул, ди озак еллар аны алдыручылар. Чыннан да, нәрсәгә бөтен кызыклы язмаларны сайтка биреп барабыз соң без?! Шул турыда уйлап, хат ташучылар киңәшләрен дә истә тотып, сайтыбызга рәсми мәгълуматларны гына куеп барырга булдык. Кызыклылары - газетада. Ә безнең бурыч - аны тагын да кызыклырак итү. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре