erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар ут эчендә хезмәт иткән егетләр

Төрнәледән Әфганстанда хезмәт иткән Фәнис Тимашев шалтыратты.

-- Стенд эшлибез, Идриснең фотосын җибәр әле, -- диде.

Әфганстанда армия хезмәте үткән ир-егетләргә багышлап стенд эшлиләр икән. Көектән Идрис Надршин иң беренчеләрдән булып Әфганстанга кергән солдат. 1979 елның декабрендә.

Солдат вакыттагы фотосын төшереп җибәрдем.

Стендны тиз эшләделәр. Төрнәле китапханәсе китапханәчесе Илвира Тимашева тырышлыгы белән эшләнде ул.

Һәм стенд бик эчтәлекле һәм матур килеп чыккан.

Менә кемнәрнең фотосы куелган анды.

Икенче рәттән сулдан башлыйбыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Көектән Идрис Надршин, Иске Төрнәледән Әнис Миңнеханов, Иске Төрнәледән Мөдәрис Хәйретдинов, Көектән Илдус Хөсәенов, бернче рәттә сулдан уңга Фәнис Тимашев, Көектән Ринат Төхвәтуллин, Иске Төрнәледән Илнур Хәбибуллин, Көектән Вәбил Шәйдуллин, Көектән Ризван Нуриязданов, 

Бер кечкенә генә Көек авылыннан гына да 5 егет Әфганстанда хезмәт иткән. Кәҗәләр генә йөри ала торган тауларда йөргән алар.

Көектән Ринат Төхвәтуллин өйләнмәгән дә килеш, ялгыз өйдә әрәм булды. Мөдәрис Хәйреитдинов та мәрхүм инде.

Исәннәр исән--сау булсыннар!

Стендка Чеченә хезмәт иткән егетләр фотосурәтләре урнаштырылган. Алар: Көектән Мөдәрис закиров һәм иске Төрнәледән Максат Халҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X