Аларга сокланмый мөмкин түгел!
Афәрин, балалар булдыра!
Бүген Арчаның беренче мәктәбендә бик күңелле һәм шул ук вакытта җитди дә чара узды. Анда башлангыч сыйныф укучылары үзләре ясаган проект эшләрен якладылар. Мәсәлән, 3 нче сыйныф укучысы Рамазанов Данияр барыбызга да кечкедән таныш булган Г.Х. Андерсенның "Снежная королева" әкияте буенча "Маршрут Герды в поисках Кая" дип исемләнгән, бик үзенчәлекле проект ясаган. Әхмәтҗанова Динә үз нәселләренең тарихын тирәнтен өйрәнә икән. Аның эшенә нәсел схемасы һәм архив документлары кертелгән. Динә хәтта шәҗәрә дә ясап килгән. Һәр кеше җиде буынга кадәр әби-бабайларын белергә тиеш ди ул. Ә 4 нче сыйныф укучысы Касимова Эльвина үзенең туып үскән урамының тарихы белән бик кызыксына икән. Укучылар салават күперенең каян барлыкка килүен һәм нинди төрләре булуын, беренче курчакларның кайчан һәм ни өчен барлыкка килүен өйрәнгәннәр. Аларга сокланмый мөмкин түгел, барысының да чыгышлары искиткеч матур, кызыклы булды.
Гөлназ Байкова, район балалар китапханәсе китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев