erid:2VtzquqpS7d
«Әле генә Җаектан кайттык»
Арча яңалыклары

«Әле генә Җаектан кайттык»

Ерак сәяхәт.

Бүген берничә тапкыр "Әлифба" музее директоры Дамир Таҗиевка шалтыраттым. Тик телефонны алмады. Әле генә үзе элемтәгә чыкты. 

- Без педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова һәм завучы Лилия Мусина белән Казахстанның Җаек шәһәрендә идек. Менә әле генә кайтып төштек, - диде ул

Җаек шәһәрендә халыкара фәнни-практик конференция булган. Чит илләрдән дә килгәннәр. Безнең районнан да бер төркем делегация катнашкан. Мәгариф идарәсеннән ике автобус белән барганнар. 

- Башта конференциядә булдык, аннан истәлекле урыннар белән таныштык. Истәлекләр сөйләп бетерә алмаслык.Очрашкач уртаклашырмын, - диде ул. Аның истәлекләрен сезгә дә җиткерербез.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев