erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Амарант – Аллаһ бүләге

Илебездә аның 17 төре үсә, тик кадерен белүчеләр аз. Аның безгә халык телендә «чыпчык тарысы», «төлке койрыгы», «әтәч кикриге», «хәтфә гөл» дип йөртелүче, чүп үләне саналган кыргый сортлары гына билгеле.

Сүзебез амарант үсемлеге турында. Аннан амарант мае, он, крахмал, ярма ясыйлар, әлеге үсемлектән аерып алынган лизин – дарулар һәм косметик препаратлар эшләп чыгаруда искиткеч югары кыйммәткә ия һәм алыштыргысыз матдә. Дөньядагы бик күп илләрнең хуҗабикәләре аның оныннан калач, бөккән, торт, перәннек, ярмасыннан ботка пешерә, яфракларын, яшь сабакларын беренче, икенче ашларга, салатларга, тәбәләргә сала икән. Яшелчәләр консервлаганда да кулланалар, диетик ризыкларга кушыла торган тук­лыклы витаминлы-аксымлы өстәмә дә әле ул.

Кытай медицинасында бу үсемлек организмны яшәртү һәм гомерне озайту чарасы саналган. Бүгенге көндә Америкада, Азиядә, Африкада амарантның 90 төрле сорты игелә.

...1999 елның гыйнварында Мәскәүгә бара торган электричкада булып узган бер гыйбрәтле вакыйга искә төште. Сергеев Посад тукталышында вагонга бер төркем пассажир кереп тула. Араларында тышкы кыяфәте колхозчыга охшаган, гади генә киенгән ир-ат та бар. Ул үзенең фронтовик булуы, сугышта каты яралануы, җәрәхәтләре төзәлмәгәнгә күрә, озак вакытлар дәвамында госпитальләрдә ятуы, тик файдасы гына булмавы, авыр чиреннән амаранттан үзе ясаган мазьлар гына коткаруы турында сөйли башлый. Кәчтүмендә орден-медальләр колодкасы булса да, карап торышка ир уртасыдай күренгән кешенең фронтовик булуына ышанмыйлар, әлбәттә. Ул паспортын чыгарып күрсәткәч, пассажирларның күзе маңгаена менә. Баксаң-күрсәң, аңа 83 яшь икән, ә килеш-килбәте 50 яшьлек ир-атныкы сыман! Бабай күлмәген салып күрсәткәч, кешеләр тәмам хәйран кала, чөнки элеккеге тирән яралары ябылган, җөй урыннары да калынаеп-кызарып тормый, ә сизелер-сизелмәс эзләре аның ябык тәне буенча аркылыга-торкылыга сузылган. Бу карт үсемлекчелек юнәлешендә эшләүче Мытищи Фәнни-тикшеренү академиясе профессоры булып чыга, гомерен амарантның файдалы үзлекләрен өйрәнүгә багышлаган. Әлеге гаҗәеп файдалы үсемлек аның үзен генә аякка бастырмый, бик күпләргә ярдәме тия.

Бу вакыйганың шаһитын, ул чакта вагонда галим-селекционер тараткан орлыкларны чәчеп үстерүчеләрнең берсен – Виктор Кушнирны тыңлап карыйк. «Минем 12 яшьлек кызым карсак буйлы, таза гәүдәле, җитмәсә, бик сәламәт булмаганга күрә, яшьтәшләре белән аралашырга уңайсызлана, көннән-көн үз эченә йомыла иде. Үземнең дә моңа эчем пошты, тик ничек ярдәм итәргә белмәдем. Җәйге каникулга чыккач, ул минем янда бакчада яшәде. Профессорның киңәшен тотып, көн саен бакчамда үскән амарантның яшел яфракларын күп итеп салатларга кушып ашадык, сабакларыннан аш пешердек, гарнир итеп кулландык, аларны хәтта пилмәнгә, тәбәгә, кәтлиткә өстәдек, чәчәкләреннән хуш исле чәй кайнатып эчтек. Баламның көлсу йөзе тиз арада алсуланды, хәрәкәтләре җитезләнде, кәефе күтәрелде, аппетиты ачылса да, ул тазармады. Бер җәйдә 12 сантиметрга үсте, ә Яңа елга буй озынлыгының 20 сантиметрга (!) артуы билгеле булды. Без моңа сөендек кенә түгел, таң калдык. Иң мөһиме – ул хроник чирләреннән арынды. Амарантны даими кулланганга күрә, гаиләдә беребезгә дә салкын тимәде, грипп белән дә авырмадык. Шуннан соңгы җәйләрдә дә кызым бакчада яшәде, файдалы амарантны көн саен ашады. 17 яшендә зифа буйлы, алсу йөзле чибәркәйгә әверелде, музыка буенча сәләте ачылып, шул юнәлештә белем алды, хәзерге көндә Халык­ара бәйгеләрдә танылган музыкант ул», – дип, әти кеше интернетта сөенечен уртаклаша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кыскасы, амарант – уникаль үсемлек. Юкка гына аны Аллаһ бүләге дип санамаганнар икән шул. Дөньяның танылган клиникалары табиблары амаранттан ясалган препаратларны операцияләрдән соң хасталарны тернәкләндерүдә, яман шеш авыруларыннан газап чигүчеләрне, нәсел калдыра, балага уза алмаучыларны дәвалаганда актив куллана икән, нәтиҗәләре дә уңай дип язалар.

Хәмидә Гарипова, Казан

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/amarant-alla-blge

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X