erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ел геройлары: хезмәт, батырлык, тырышлык

Ел дәвамында сайтыбыз битләрендә гади хезмәт кешеләре, укытучылар, игенчеләр, хәрбиләр, өлкән буын вәкилләре һәм сәләтле яшьләр турында яздык. Аларның һәркайсы — үз эшенә тугры, тырышлыгы, батырлыгы, белеме белән якыннарына һәм җәмгыятькә файда китерүче кешеләр. Бу язмалар — районыбызның бүгенгесе һәм киләчәге, кеше язмышлары аша ачылган чын тормыш көзгесе.

2025 елда газетабызда һәм сайтта чыккан язмаларына нәтиҗә ясап, кайбер геройларын тагын бер кат барларга булдык. 

Татарстанда авыл хезмәтчәннәренең хезмәте югары бәяләнде. Республика кырларыннан 4,5 млн тонна ашлык җыеп алынган, ә Арча районы тулай җыем буенча алдынгылар рәтендә. Казанда узган тантанада “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдиновка Рөстәм Миңнеханов “Дуслык“ ордены тапшырды. Бу — игенчеләр, терлекчеләр һәм белгечләрнең күпьеллык тырыш хезмәтенә лаеклы бәя.

Махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызның язмышы, югалту ачысын да, исән-сау кайту шатлыгын да үз эченә ала. Төбәк-Чокырча авылы егете Рамил Гатауллин ялга кайтып, яңа фатир алып, тормышка башка күзлектән карый. Вакыт үтә, әмма истәлекләр, батырлык һәм өмет яши.

Арчаның 6нчы мәктәбе укытучысы Ришад Сәйфетдинов “Кеше тәрбияләү” республика бәйгесендә җиңү яулады. Яшь булуына карамастан, ул инде берничә тапкыр “Ел укытучысы” бәйгесендә дә үз осталыгын раслады. Тәрбия эшенә иҗади якын килү, укучылар һәм ата-аналар белән бердәм эш — бу җиңүнең нигезе. Котлыйбыз һәм алда да зур уңышлар телибез!

Арча станциясендә яшәүче Бакый абый Гарәфиев үзенең 90 яшьлек юбилеен якыннары — кызлары, кияүләре, оныклары белән каршы алды. Тормыш юлы хезмәт, сабырлык, иман һәм кешеләргә ярдәм итү белән сугарылган. “Биш бәхетем, биш шатлыгым”, — ди ул кызлары турында. Гомер буе халыкка хезмәт иткән, бүген дә рухы көчле, хәтерләре бай Бакый абыйга саулык-сәламәтлек телибез!

Райондашыбыз Ранис Мифтахов Казан дәүләт аграр университетында магистратурада белем ала һәм инде бүген үк фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә. Ул яшелчәләрне саклау проблемасын чишүгә юнәлдерелгән инновацион аппарат-программа комплексы уйлап чыгарып, “Студентлар стартапы” бәйгесендә 1 миллион сум грантка лаек булды. Авыл хуҗалыгын үстерүгә өлеш кертергә омтылган яшь белгеч белән горурланабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев