Районыбызда орденга лаек кешеләр эшли
Октябрь башында “Казан Экспо“ халыкара күргәзмә үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантана үткәрелде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексында татарстанлыларны, авыл хуҗалыгына кагылышы булган һәркемне бәйрәм белән котлады.
Ул быел республика кырларыннан 4,5 млн тонна ашлык җыйнап алынуын билгеләп үтте. Шикәр чөгендеренең тулай җыемы 2 млн 300 мең, бәрәңге һәм яшелчәнеке 1 млн 300 мең тонна булыр, дип көтелә, терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен җитәрлек азык әзерләнде. “Бу – безнең авыл хезмәтчәннәренең профессиональлеге һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсе, моның өчен аларга зур рәхмәт!“ – диде Рөстәм Миңнеханов.
Иң күп ашлыкны Буа, Тәтеш һәм Арча районнары суктырып алды. Безнең районда тулай җыем 201 мең тоннадан артык булды. Әлеге уңышка иң күп өлеш кертүче хуҗалыкларның берсе – “Курса МТСы“ ширкәте. Казанда үткән бәйрәмдә республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов ширкәт җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновка “Дуслык“ ордены тапшырды.
Тантанага шулай ук “Һөнәре буенча иң яхшы“ Бөтенроссия конкурсында өченче урынны алган райондашыбыз, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов, Бөтенроссия зоотехник-лар конкурсында призер булган “Яңарыш“ ширкәте баш зоотехнигы Рамилә Вәлиуллина һ.б. хезмәт алдынгылары чакырылган иде.
– Хезмәтемне шулай зурлаганнары өчен республика, район җитәкчеләренә зур рәхмәт! – ди “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Бу шулай ук хуҗалыкның барлык игенчеләре, терлекчеләре, белгечләре, башка һөнәр ияләре хезмәтенә дә зур бәя! Миңа үз гомеремдә бик күп яхшы кешеләр, җитәкчеләр белән эшләргә туры килде һәм килә.
Җитәкче аларның күбесен исем-фамилияләре белән атап күрсәтте. “Гел яхшы кешеләр генә очрады, дисәм дә ялгыш булмас. “Курса“ колхозына килгәнгә 45 ел, шуның 36 елы җитәкче. Практикага килгән вакыттан яратып калдым бу якларны, кешеләре әйбәт, ярдәмчел, тырыш. Белгечләребез, механизаторларыбыз бик әйбәт, яшьләр дә кала бездә. Алар турында дәүләт тә кайгырта, программалар ярдәмендә 40лап йорт салдык. Хуҗалык үзе дә ел саен йортлар сала, аларны ун ел эшләгән кешеләргә бушлай бирәбез“.
“Курса МТСы“ ширкәте республиканың элиталы орлыклар ассоциациясе әгъзасы, ел саен алдынгы урыннарны алып килә, район, республика хуҗалыкларына гына түгел, башка төбәкләргә дә элиталы орлыклар сата.
Курсалар быел терлекчелек буенча да зур эш башлап җибәрделәр. 1000 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы салалар. Янәшәдә генә азык үзәге эшли башлады, яңа сенаж траншеялары төзеп куйдылар.
Районда үткәрелә торган төрле чараларда да курсалыларның өлеше зур. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр ташу өчен “Курса МТСы“ ширкәте машина бүләк итте. Башка гуманитар ярдәм туплауда да бик активлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев