Рамил, яңа фатирның игелеген күрергә язсын!
Узган ел май ахырында, шау-гөр килеп, Арчаның 7нче мәктәбенә килгән идек.
Узган ел май ахырында, шау-гөр килеп, Арчаның 7нче мәктәбенә килгән идек. Күрше Төбәк-Чокырча авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар Дима Кәримов белән Рамил Гатауллин туган мәктәпләренә очрашуга килделәр. Үзләре укыган сыйныф бүлмәсенә керделәр, парталарында утырдылар, балалар белән очраштылар. Башта укучылар Ватанга тугрылык, батыр ир-егетләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Аннан герой абыйлары сүз алды. Алар балаларга Ватанга лаеклы егетләр һәм кызлар булып үсүләрен теләделәр. Аннан соң балалар чолгап алды үзләрен. Кочакладылар, алларына да менеп утырдылар, кызыклы сораулар бирделәр. Герой абыйлары килгән бит алар янына!
...Урамга чыктык. Җылы яңгыр ява. Бертөрле рәхәт, дулкынландыргыч мизгелләр... Шул көннән соң бер елдан артык вакыт үтеп киткән. Дима юк инде... Мәктәпнең баскыч төбенә утырып уйланып утырган иде. Ниләр уйлады икән. Мөгаен, рәхәт мәктәп елларын, балачагын уйлагандыр...
...Бүгенге көнгә кайтык. Аларны 2022 елда хәрби хезмәткә озатып калган Төбәк-Чокырча авылында яшәүче Гөлфия Рысаева белән сөйләштем. Ялга кайтучылар юкмы, хәлләрен белер идек, дидем. Рамил Гатауллин ялга кайтты, ул хәзер Арча станциясендә яши, фатир алды, диде Гөлфия.
Киттек Рамил янына! Гөлфия ханымның кулында, яңа фатирны котлап, бер бөтен ипи һәм зур карбыз. Әле ярый, песи баласы алып килмәгәнгә рәхмәт әйтсен, дия-дия килеп кердек яңа фатирга. “Нишлим мин ул песи баласы белән, – диде Рамил үзе дә көлеп. – Кая куям мин аны?”. “Үзем дә шулай дип уйладым, – диде Гөлфия. – СВОга китеп баргач, песи баласы фатирда ялгыз кала бит...”.
Рамил Арча станциясендә бик рәхәт урыннан фатир алган. Казансу паркына да якын. Автовокзал, тимер юл вокзалы да янәшәдә генә. Икенче кат. Бертуган апасы Розалия дә шунда иде. Яңа күченгәч, мәшәкатьле вакытлары. Бүлмәләрне үзең теләгәнчә рәткә китерәсе, җиһазлар белән тулыландырасы бар. Зур телевизор алып куйганнар. Диван китерәселәр. Кухняга чыктык. Кухня аша – балконга. Югарыдан бакчаны күзәтеп була. Бакчасы да шактый зур. Теләгән яшелчәңне утыртасың. Фатирның игелеген күрергә язсын, дигән уй-теләкләр белән яңадан кухняга кердек. Чәй өстәле янында сөйләшеп утырдык. Гөлфия ханым үзе күчтәнәчкә алып килгән карбызны кисеп куйды.
– Рамил бик нык үзгәрде, – диде Гөлфия ханым. – Тормышка җиңел карау гадәте бетте аның хәзер. СВО үзгәртте аны. Ул хәзер җитди, уйлап эшли, менә фатир да алды.
Рамил тумышы белән Төбәк-Чокырча авылыннан. Алар алты бала үскән. Олысы Рәшит вафат инде.
2022 елның сентябреннән мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алына. “Син контрактникмы әле”, – дип сорагач, “Юк, котрактник түгел, быел менә 1 апрельдән бер елга контрактка кул куйдым”, – диде. Фатирны Казаннан алырга теләгең юкмы, дип сорыйбыз. “Андый теләгем юк, монда да бик яхшы”.
Хәрби хезмәт турында сөйләшәбез. “Ике атна алгы сызыкта, ике атна тылда булабыз, – дип сөйләде Рамил. – Үзебез ясаган җир астындагы блиндажларда яшибез”. Блиндажларда яшәү шартлары ничегрәк? Рамил яшәү шартларын видеодан күрсәтте. Мунчасы да мунчасы! Шәп! Парлану бүлмәсенә кадәр бар. Шартларны үзебез тудырабыз, диде ул. “Мунчаны эшләргә матур такталарны каян алдыгыз”. “Гуманитар ярдәм”.
Бер тонна сыешлы су савыты да бар. Суны үзләре машина белән алып кайталар. “Кухня бар. Ут бар. Телевизор да эшләп тора. Ашарга үзебез пешерәбез. Ризык белән тәэмин итеп торалар. Гуманитар ярдәм дә килә, токмачы, чәе дигәндәй. Күбрәк гуманитар ярдәмне Кукмарадан Илдар исемле егет китерә. Нәрсә сорасаң – шуны алып киләләр. Рәхмәт аларга бик зур”.
Төбәк-Чокырча авылында аларның агач йортлары бар. Рамилнең апасы Розалия кызы белән шунда яши. “Ул өйне дә Рамил әйбәт итеп ремонтлатты”, – дип әйтеп куйды Гөлфия ханым. “Синең кулың эш беләме?” – дип тә сорамый кала алмадым. “Тегендә, хәрби хезмәттә бөтенесен үзебез эшлибез”.
Махсус хәрби операциягә хезмәткә алынганчы Рамил “Сафия” хуҗалыгында “Белорусь”та, ДТ тракторында да, комбайнда да эшли. Аннан соң фермерда техникада хезмәт итә.
Әтиләре Әһлиулла тумышы белән Әзәк авылыннан. Алар Төбәк-Чокырча авылына күчеп килгән гаилә. “Әни Зәйтүнәнең тамырлары Айван авылына барып тоташа, – дип сөйләде Рамилнең апасы Розалия. – Әнинең әнисе белән әтисе Киров өлкәсенә яшәргә киткәннәр. Бабай Заһидулла исемле. Әмма ул Айванныкы түгел, әби генә. Әни дә, әти дә гади колхозчылар, фермада эшләделәр”.
Бер гаиләдә алты бала. Олысы Рәшит мәктәпне тәмамлагач, Лесхозда авыл хуҗалыгы училишесында укып, механизатор булып эшли. Миләүшә кибетчелеккә укып, Түбән Камада яши, төзелештә дә эшли. Лилия чүәк фабрикасында хезмәт итә, ул ябылгач, Кәчедә колхозга эшкә урнаша. Гүзәлия төзүче һөнәренә укып, Казанда эшли. Розалия Лесхоз һөнәр училишесында пешекчелеккә укып, пешекче хезмәтен башкара, хәзер өйдә. Гаиләдә иң кечкенәсе Рамил. Ул механизатор һөнәрен үзләштерә. “Рамил ул әти-әнисенең иң яратканы – каймагы, – дип сүзгә кушылды авылдашы Гөлфия. – Аны әтисе Әһлиулла абый улын җитәкләп бервакытта да үзеннән калдырмады. Я әтисе җитәкләде, я Рамил үзе”. Төпчек бала шулай якын, кадерле буладыр инде ул. Җитмәсә ничә кызга бер малай. Олысы Рәшитнең инде үз тормышы. Ә Рамил соңарып кына алып кайткан малай. 1977 елда туган ул. Инде бу вакытта абыйсы Рәшит берничә ел элек мәктәпне тәмамлаган була. “Әни безнең 1934 елгы. Рамилне әни 43 яшьтә тапкан”, – диде Розалия. “Алар өчен Рамил алтын малай булган инде ул!” – дип әйтеп куйды Гөлфия.
Рамил хәрби хезмәттә яралана да. Быелның апрелендә сул яктан ботының югары өлеше яралана. “Каты яраландым, – дип зарланмады Рамил. – Җиңелчә генә булды”, – диде. Бу юлы ялга автобуста Казанга 20 кеше кайта. Ярты ел саен ялга кайтабыз, ди.
Шифоньерда медальләр тагылган хәрби костюмы эленеп тора. “За отвагу”, “За заслуги перед Отечеством” һ.б. медальләр – барысы бишәү. Донецк өлкәсендә инде уракка чыкканнар. Анда көннәр бүген эссе, коры икән. Кыш та җылы була, диләр.
Тиздән китәргә җыеналар. Рамил, сезгә һәм иптәшләреңә исән-сау хезмәт итәргә язсын! Яңа фатирның рәхәтен, игелеген күрергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев